Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте
Уфада «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте

Уфада «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте

28 май көнне Уфадагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданда «Гармун уйнатыйк әле!» дип аталган гаилә бәйрәме үтте. Чара Уфа «Нур» татар дәүләт театры һәм Октябрь районы администрациясе берлегендә, «Роксана» радиосының мәгълүмати ярдәме белән оештырылды.

Бәйрәмдә яшь гармунчылар, биючеләр һәм җырчылар катнашты. Аларның чыгышлары киләчәк буында да гореф‑гадәтләребез, телебез һәм моңыбыз сакланачак дигән өметне ныгытты!

Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Бәйрәмнең уңышлы үтүенә «Роксана» радиосы алып баручылары — Рөстәм Хәсәнов, Айгөл Фәтхетдинова, Эльвира Шакирова, Рузилә Байкова — һәм «Нур» театры хезмәткәрләре зур өлеш кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*