tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прага мәктәбе татар яшьләрен көтә
Прага мәктәбе татар яшьләрен көтә

Прага мәктәбе татар яшьләрен көтә

Татар, рус, инглиз телләрен камил белү, талант һәм теләк… “Сәләт”нең Прага мәктәбе”ндә катнашу өчен шушы сыйфатларга ия булу да җитә. Татарстанны танытырга, камилләштерергә теләүче яшь буын вәкилләре өчен бу менә дигән мөмкинлек.

Агымдагы елның 25 апреленнән алып 6 июньгә кадәр Татарстанда “Сәләт”нең Прага мәктәбе” проекты тормышка ашырылачак. Аның максаты – республиканың талантлы яшьләрен барлау, аларга ачылырга, үз-үзләрен табарга ярдәм итү.

Бу проекты “Сәләт”неке генә дип әйтү дөрес түгел. Ул зур әһәмияткә ия республикакүләм проект булып санала. Аны үткәрү тәкъдимен исә узган ел Чехиягә эшлекле сәфәрен кылган вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән булган.

– Бүгенге көндә Татарстан – Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән санала. Кагыйдә буларак, бездә югары инновацион технологияләргә өстенлек бирелә. IT-парк, «Иннополис»ны гына алыйк… Аларда эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр кирәк. Безнең Прага мәктәбенең төп максаты да шунда – республикага үз эшенең остасы булырлык яшь буын вәкилләре тәрбияләп бирү, – дип аңлатты журналистларга “Сәләт” берлеге җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов.

Шунысы мөһим – бу чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Төп шарт – татар, рус һәм инглиз телләрен камил белү.

– Татарстанның яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, социаль мәсьәләләрне хәл итү, мәгариф өлкәсен камилләштерү турында әйтер сүзләре, өр-яңа фикер һәм тәкъдимнәре булган яшьләр алдан “Сәләт” берләшмәсе сайтында гариза калдыра, аннары сайлап алу турында катнаша, – дип сөйләде “Сәләт”нең Прага мәктәбе” проектының программа директоры Анна Фельдман.

Әлеге проектта катнашу хокукы алган мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләрне мавыктыргыч программа көтә. Кагыйдә буларак, чара өч этапта уздырылачак. “Сәләт”нең Прага мәктәбе”ндә укучылар башта 7 көн дәвамында дистанцион рәвештә үзләренең проектларына кагылышлы махсус биремнәр эшләячәк. Шул эшне уңышлы башкарып чыкканнан соң, алар Прагага очар дип уйланыла. Биредә яшьләрне 14 көнлек белем бирү программасы көтә. Алар өчен төрле иҗтимагый оешма җитәкчеләре, Татарстанның гына түгел, Европа илләренең билгеле шәхесләре белән махсус очрашулар үткәреләчәк.

Аннары “мәктәп укучылары” яңадан Казанга кайтачак. Бу юлы инде алар үзләренең диплом эшләре өстендә эшләп, проектларын якларга әзерләнәчәк.

Проектта Татарстан яшьләре генә түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм, хәтта, чит илләрдән дә теләүчеләр катнаша ала икән. Җәүдәт Сөләйманов сүзләренә караганда, монлый карар юктан гына кабул ителмәгән.

– Безнең төп максат – Татарстан өчен файда китерә алырлык яшьләрне бер урынга җыеп, аларның аралашуы, үзара тәҗрибә уртаклашуы өчен җирлек булдыру. Нәтиҗәдә, алар республиканы танытуга ярдәм итәргә тиеш, – дип аңлатты җитәкче.

Сәләт”нең Прага мәктәбе”ндә катнашачак яшьләрнең төгәл исемлеге 28 март көнне билгеле булачак. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финалга узучылар саны 36 булыр, дип уйланыла.

Рәмзия Закирова, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*