Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Алма чәчәге” бәйрәме кунаклар җыйды
Азнакайда “Алма чәчәге” бәйрәме кунаклар җыйды

Азнакайда “Алма чәчәге” бәйрәме кунаклар җыйды

Азнакай район халкының уйлап табучанлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр гадәти көннән дә ямь табып, күңелле итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Мәндәйлеләр язның иң күркәм вакытын бергәләп каршы алып, “Алма чәчәге” бәйрәме уздырды.

Чараны Насих хәзрәт белән Илгизә абыстай ачып җибәрделәр. Алар ил-көнгә тынычлык, иминлек сорап дога кылдылар, “яңгыр чакыру” йоласын башкардылар.

Югары оч чишмәсендә узган очрашу җырга-биюгә, күңелле уеннарга бай булды. Бәйрәм кунаклары хатирәләргә бирелеп, җылы истәлекләрне барлап, рәхәтләнеп ял итте.

– Безнең авыл халкы бик дус һәм бердәм. Эшен дә бергә җыелып эшлибез, бәйрәмнәргә дә дәррәү җыелабыз. Һәр тәкъдимне хуплаган, оештыруда башлап йөргән һәркемгә, аеруча Фәридә Мөстәкыймовага ихлас рәхмәт сүзләремне җиткереп калам, – ди авыл клубы мөдире Светлана Зәкиева.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*