tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды
“Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды

“Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды

Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан уздырыла башлады. Фестивальнең төп иганәчесе – Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Расих Латыйпов.

Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру.

Төп оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы, “ТНВ” телерадиокомпаниясе.

Ел саен фестивальнең тематикасы да, катнашучылар да үзгәреп тора. Ульяновск өлкәсеннән, Самараның Камышлы, Похвистнево, Шентала районнары, Татарстанның Әлмәт, Чирмешән районнары авылларыннан иҗат төркемнәре һәр елны актив катнаша.

I һәм II “Халкым минем” фестивальләре тулаем халык уен коралларына һәм фольклорга багышланды.

III “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2011 елныңгыйнвар аенда узды, ул Г.Тукайның 125-еллыгына, Самара губернасының 160 еллыгына багышланган иде.

2011 елдан башлап “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивалендә җиңү яулаган җырчыларга Казанда узачак “Татар җыры” телевизион халыкара фестиваленең II сайлап алу турына юллама бирелә башлады.

“Халкым минем” төбәкара иҗат фестиваленең IV се исә 2012 елның гыйнвар аенда узды. Ул татар халык җырларына, мөнәҗәтләргә һәм ретро җырларга багышланды.

V фестиваль 2013 елда зурлап узган биш елга нәтиҗә формасында узды.

2014 елда узган “Халкым минем” фестиваленең VI сы театрга багышланды. Анда ике төркемгә бүленеп чыгыш ясадылар. Өлкәннәр арасында беренче урын Камышлы районы халык театрына бирелсә, балалар төркеменнән Гали авылы балалары “Үги кыз” ны сәхнәләштереп беренче булдылар. Ә Гран-прига Чирмешән районы халык театры лаек дип табылды. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Һәр елдагыча фестивальнең төп иганәчесе Расих Мөҗәһит улы Латыйпов булды.

Гөлназ Шәйхи

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*