tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста кунакта – Свердловски өлкәсеннән килгән делегация
Конгресста кунакта – Свердловски өлкәсеннән килгән делегация

Конгресста кунакта – Свердловски өлкәсеннән килгән делегация

Бүген, 3 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Свердловск өлкәсеннән килгән делегация белән очрашты.

Делегация составында өлкәнең җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Алар үзләренең алга таба куйган бурыч – максатлары, проблемалары белән бүлештеләр. Өлкәдә яшәүче халыкның тормыш–көнкүреше, татар теленең торышы, татар халкының яшәешенә, мәдәният, медицина мәсьәләләренә тукталыдылар.

“Безнең иң төп бурыч – телебезне югалтмау, милләтләр арасында дуслыкны саклау, алардан да кыйммәтле нәрсә юк”– диде Ринат Зиннур улы. Шулай ук татар конгрессы рәисе бүгенге көндә республикада һәм башка өлкәләрдә телнең торышы, халыкның яшәеше турында сөйләп, яңа проектлар белән дә таныштырып үтте. “Конгрессның иң зур проектларының берсе – ул Россия төбәкләрендә, чит илләрдә Сабантуйлар проекты. Чөнки шушы милли бәйрәмебез аша без милли традицияләребезне, гореф–гадәтләребезне, телебезне саклап кала алачакбыз”– дип ассызыклады рәис. Шулай ук “Ат чабышы”, “Татар көрәше” проектларының да зур әһәмияткә ия булуын әйтеп узды.

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Садриев Ринат Рават улы өлкәдә милли тормыш яңалыклары белән таныштырды, өлкәдә яшьләрнең төпләнеп калуы, татар гаиләләренең артуы турында сөйләде.

Түбән Серга районы башлыгы Еремеев Валерий Василий улы исә сигез татар авылының берсенең дә кимү, юкка чыгу ягында түгеллеген, ә киресенчә үсә баруын әйтеп куандырды. Шулай ук, медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәләренең дә өлкәдә артуын искәртте.

Очрашу бик җылы мөгалләмәдә узды, ике як та бүләккә китаплар алышты.

Кунаклар юлларын Мәгариф һәм фән министрлыгына таба дәвам иттеләр, алар шәһәребез мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булып аларның эшләре белән танышачаклар. Ә иртәгә аларны җаваплы көн көтә. Республикабызның Кукмара муниципаль районында очрашу. Делегациянең максаты да Свердловск өлкәсе Түбән Серга һәм Татарстан Республикасы Кукмара районы арасында хезмәттәшлеккә килешү төзү.

Гөлүсә Низаметдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*