tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.
Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

 

1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев лаек була. “Иң яхшы сакчы” исемен Олы Әтнәдән Марат Гиниятов ала. Бәрәскәдән Булат Садриев “Иң яхшы капкачы” булып таныла.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*