tatruen
Баш бит / 2014 (страница 108)

Архив за год: 2014

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...

Дәвам »

Ульяновск губернаторы “Чишмә” тапшыруы коллективын котлады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов “Чишмә” җирле телетапшыру коллективына “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңүләре белән котлап, тәбрикләү телеграммасы юллаган. “Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез татар халкының үзаңын үстерәсез, татар мәдәниятен саклау һәм баетуга зур көч куясыз, иҗади уңышлар, илһам телим. Туган ягыбыз турында кызыклы сюжетларыгызна көтеп калабыз”, – диелә телеграммада.

Дәвам »

Мәрҗәнине олыладылар

Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды. Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты – ...

Дәвам »

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Дәвам »

Бәйрәмнәр котлы булсын!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты барлык асыл затларны – әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән тәбрик итә! Исәнлек-саулык, яшәгән илләребездә тынычлык, гаилә татулыгы-иминлеге, эшләребездә уңышлар теләп калабыз!

Дәвам »

Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Казанда тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үтте. Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров кебек татарның мәшһүр шәхесләренә багышланып, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Узган ел конкурс тарих елына багышланган иде. Быел исә, татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган. Бәйгедә катнашу өчен Марий Эл Республикасыннан, ...

Дәвам »