tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар
Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар

Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә “Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү” темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.

Беларусьтагы яшәүче татарлар тарихы берничә йөз ел тәшкил итә. Татарлар Витовт кнәзе заманыннан бирле бу җирләрнең иң тугъры патриотлары булып кала бирәләр.

1990 елларда татарлар җәмгыятьләрен торгыза башлый. Бу эштә беренчеләрдән булып Ибраһим Канапацкий йөри.

Халыкара семинар ачылышына дип махсус Ибраһим Канапацкий китапларын, кулъязмаларын, фоторәсемнәрен туплаган күргәзмә оештырылды.

Ибраһим Канапацкий вафатына 9 ел тулып килә, аның фикердәшләре һәм дуслары аңа багышланган китап чыгара алмаганына бик тә көенә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*