Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда 103 яшьлек Миңсылу әбине соңгы юлга озаттылар
Сахалинда 103 яшьлек Миңсылу әбине соңгы юлга озаттылар

Сахалинда 103 яшьлек Миңсылу әбине соңгы юлга озаттылар

Сахалин утравында “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитовадан милләтәшебез Миңсылу Бәдретдинованың вафаты турында хәбәр килде.

Миңсылу әби Сахалинда яшәүче татарларның иң өлкән, иң мөхтәрәм әгъзасы булып торган. Әле генә кебек “Туган тел” оешмасында аның 100 еллык юбилеен билгеләп үткәнәр.

Миңсылу Бәдретдинова 1910 елның 15 июнендә Татарстанның Балык бистәсе районындагы авылда туган. 1940 елда ире һәм ике баласы белән ялланып Сахалинга эшкә килә. Оха шәһәрендә, Шмидт утравында балык эшкәртүда, ипи заводында эшли. Аның дәүләт бүләкләре, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары шактый. Миңсылу апа 6 бала үстерә. Бүгенге көндә  аның 11 оныгы, 10 оныкчыгы бар иде. “Туган тел” оешмасы Миңсылу апа белән һәрдаим элемтәдә булган. 2010 елда милләттәшләренә истәлек булсын дип ак әби борынгы Коръәнне, күченгәндә Татарстаннан алып килгән чигүле сөлгесен тапшырган.

“Кадерле меселман кардэшлэрем, Сахалин утравында вафат булган Миңсылу апа һәм башка мәрхүмнәр өчен дога кылыйк. Мондый югалту һәркемгә зур кайгы. Миңсылу апаның урыннары ожмахта булсын,авыр туфрагы җиңел булсын, Аллахы тәгалә, белер белмәс эшләгән гөнаһларын кичерсен, гафу итсен. Амин,амин,амин.!!! Якыннарының кайгыларын уртаклашып, имин дөньялар, җан тынычлыклары телибез”, – дип язалар Сахалиндагы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессына юллаган хатларында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*