tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда телетапшыруы юбилеен каршылый
Барда телетапшыруы юбилеен каршылый

Барда телетапшыруы юбилеен каршылый

14 мартта Пермь крае Барда районы “Тол буйлары җирле телерадиотапшыруы 20 еллые юбилеена багышланга бәйрәм кичәсе үткәрә.

Тапшырулар эфирга атнасына дүрт тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көнне чыга. Тамашчылар 30-80 минут эчендә җирле яңалыклар, мәдәни һәм иҗтимагый темаларга программалар карый ала.  Эфирга тапшыру ике телдә: русча һәм татарча чыга.

“Юл башында: поселениеләр тормышы”, “Мырауҗанда кунакта”, «Салават купере» һәм башка бик күп кызыклы телетапшыруларны директор Җәүһәрия Габделхакова җитәкләгән 12 кешедән торучы коллектив әзерли.

20 ел эчендә радиотапшырулар әзерләүдә дә зур тәҗрибә тупланган. «Пар былбыллар»,  «И, туган тел!», «Җомга», “Әдәби сәхифә”, “Безнең кунакханә”, “Серле сандык”, “Туган як тарихыннан” радиотапшырулары Барда халкы күңеленә хуш килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*