ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм Г. Тукай тууының 140 еллыгы уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм Г. Тукай тууының 140 еллыгы уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның Туган тел көне һәм Г. Тукай тууының 140 еллыгы уңаеннан котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Сезне ихлас күңелдән кадерле бәйрәмнәребез – Туган тел көне һәм халкыбызның мәңгелек маягы, әдәбиятыбызның якты йолдызы булган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Без – Тукайлы, Тукай рухы белән сугарылган халык. Аның исеме – милләтебезнең намусы, аның иҗаты – телебезнең, рухыбызның көзгесе. Гасырлар аша яңгыраган Тукай сүзе бүген дә йөрәкләргә үтеп керә, күңелләрне җилкендерә, милли үзаңны уята. Аның мәңгелек әсәрләре вакыт агышына буйсынмыйча, бүгенге көндә дә үзенең асылын, көчен һәм бөеклеген югалтмый.

Дөньяның төрле почмакларына таралган татар халкы өчен Тукайның «Туган тел» шигыре гади генә шигырь түгел, ул безне берләштерүче изге дога, уртак язмышыбызның символы, рухи бердәмлегебезнең мәңгелек билгесе.

Татар халкы һәрчак талантлы шәхесләргә бай булган. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан халкыбызның бөек ул-кызларын мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган эшләр – һәйкәлләр кую, урамнарга исемнәр бирү, парклар булдыру, әдәби һәм мәдәни проектлар гамәлгә ашыру – милләтебезнең тарихи хәтерен саклауның ачык дәлиле. Бу изге эшчәнлектә Тукай исеме аеруча олы ихтирам белән лаеклы урынын алып тора.

Республикабызда Туган тел көне белән Тукай туган көне бергә үрелеп билгеләп үтелүе дә тирән мәгънәгә ия. Чөнки Тукай – телебез сагында торучы рухи сакчыбыз, ә туган тел – милләтебезнең яшәү нигезе, киләчәгебезнең терәге.

Бу бәйрәм рәсми рәвештә республикабызда гына үткәрелсә дә, аның җылысы һәм мәгънәсе дөнья буйлап сибелгән һәр татар йөрәгендә яши. Кайда гына булсак та, безне туган телебез, уртак мәдәниятебез, Тукай мирасы берләштерә.

Күңелләребездә туган телебезгә карата мәхәббәт, Тукай мирасына карата чиксез ихтирам һәм горурлык мәңге сүрелмәсен. Милләтебезнең рухы көчле, теле мәңгелек булсын!

Барыгызны да ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*