Бүген 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе башлана. Быелгы сәхнәдә «яшь буын артистлары күп булачак. Биш сәгатьлек программада барлыгы 20 артист катнашачак. Алар арасында АлияНур, Elina, TARAF, Айрат Хайруллин, Айдар Исхаков, Ыспай бит, Алтын бит, «Хор түгәрәге» һәм башкалар бар. Быелгы акциянең хедлайнеры – җырчы Defne .
Музыкаль өлештән тыш, акция кысаларында 15:00 сәгатьтә «Ташаяк» ярминкәсе дә ачыла. Ярминкәнең концепциясе Габдулла Тукай һәм туган тел белән бәйле.