ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак Большеречье» хатын-кызлар клубы вәкилләре «Милли ризыклар фестивале»ндә катнаштылар
«Ак калфак Большеречье» хатын-кызлар клубы вәкилләре «Милли ризыклар фестивале»ндә катнаштылар

«Ак калфак Большеречье» хатын-кызлар клубы вәкилләре «Милли ризыклар фестивале»ндә катнаштылар

28 апрельдә «Ак калфак Большеречье» хатын-кызлар клубы вәкилләре, җитәкчеләре Гөлминур Вәлиәхмәт кызы Байгузина белән бергә, «Милли ризыклар фестивале»ндә катнаштылар. Чара тарихи-мәдәни комплекс базасында узды.

Иртәнге сәгатьләрдән үк татар өендә кызу әзерлек башланды. Клуб әгъзалары мичтә милли татар ризыгы — итле өчпочмаклар пешерделәр, ә Гөлминур Вәлиәхмәт кызы өйдә үзе мул итеп чәк-чәк әзерләде.

Фестиваль сәхнәсендә катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясап, татар хатын-кызларының бәйрәм һәм көндәлек кием үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Тамашачылар милли ризыкларның исемнәре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштылар.

Чара барышында клуб вәкилләре татар мәдәниятенең матурлыгын һәм байлыгын күрсәттеләр, кунакларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, кунакчыллыгын һәм милли аш-су традицияләрен җиткерделәр. Фестиваль ахырында алар татар халкының моңлы җыры — «Күбәләк»не башкарып, бәйрәмгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге өстәделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*