ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды
Әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды

Әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды

25 апрель көнне әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Апрель аеның башыннан старт алган олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан республикасының 42 шәһәр-районыннан, болардан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсе, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәреннән дә катнашучы милләттәшләребез бар.

Онлайн этапта югары балл җыйган беренче 100 кеше йомгаклау этабына чакырылды. Йомгаклау этабында Алабуга районыннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән районнарының төрле мәктәпләреннән әти-әниләр катнашты.

Тантаналы чарада Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Сөнгатуллина З.Х., Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Мерзон Е.Е., Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Балобанова А.С., Бөтендөнья Татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе Әхмәтова Р.З. катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре:
Гран-при: Юнысова Резеда Рәсим кызы (Сарман районы);
1 нче урын: Исмагилова Илсөяр Гамирҗан кызы (Түбән Кама шәһәре);
2 нче урын: Зиннатова Лилия Максут кызы (Алабуга шәһәре), Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы (Казан шәһәре) ;
3нче урын: Низамутдинова Рузилә Равил кызы (Мамадыш районы), Савельева Ирина Илья кызы (Яр Чаллы шәһәре);

Лауреатлар: Фатихова Сәвия Габделхай кызы (Яр Чаллы шәһәре), Ибраһимова Эльмира Рщшит кызы (Алабуга шәһәре), Гарипова Илиза Дилшат кызы (Яр Чаллы шәһәре), Зәкиева Энҗе Фәиз кызы (Әлмәт шәһәре), Мирзамуратова Гөлшат Мурат кызы (Мөслим районы), Габдрахманова Резеда Рәдис кызы (Актаныш районы), Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы (Тукай районы), Саматова Гүзәл Назил кызы (Тәтеш районы), Хәмитова Әнисә Зөфәр кызы (Кукмара районы), Нуриева Илсинә Хәйдәрян кызы (Минзәлә шәһәре).

Олимпиадада призлы урыннар яулаган катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде. Акчалата бүләкләрне иганәче, шәхси эшмәкәр Нурислам Мидхәт улы Кадыров тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*