Уфа «Нур» татар дәүләт театрында халкыбызның бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукай моңнары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалы узган. Сәхнәдә төрле яшьтәге балалар 13 телдә Тукай әсәрләрен укыган.
Жюри составында Башкортстанның һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре, филология фәннәре докторлары һәм артистлар булган. Алар балаларның башкару осталыгына гына түгел, ә әсәрнең эчтәлеген никадәр тирән аңлавына, сүзләрнең дөрес әйтелешенә һәм сәхнә культурасына аеруча игътибар иткән. Балалар татар һәм башкорт телләре белән беррәттән, рус, инглиз, төрек, үзбәк һәм башка телләрдә чыгыш ясаган.
Гала-концертта гран-при ияләренә һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. «Нур» театры сәхнәсе бу көнне чын мәгънәсендә дуслык һәм шигърият бәйрәменә әверелде. Әлеге фестиваль Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар циклында иң якты вакыйгаларның берсе булып истә калачак, диелә хәбәрдә.