ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Можга шәһәрендә «Татар малае, татар кызчыгы – 2026» бәйгесе гөрләде
Можга шәһәрендә «Татар малае, татар кызчыгы – 2026» бәйгесе гөрләде

Можга шәһәрендә «Татар малае, татар кызчыгы – 2026» бәйгесе гөрләде

Можга шәһәрендә республикакүләм «Татар малае, татар кызчыгы – 2026» бәйгесе гөрләде. Бәйгедә 8 бала катнашып, үзләренең телебезне, милли җыр-биюләребезне белүләре белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да шаккатырдылар.

Кызлар-егетләр үзләренең нәсел агачлары турында сөйләделәр, сәләтләрен күрсәттеләр, әниләре белән бишек җыры җырладылар һәм алдан әзерләнгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

Һәр бала махсус номинациядә җиңү яулап, “Татар эшмәкәрләре клубы”, Удмуртия татарларының һәм Можга татарларының милли-мәдәни автономияләре әзерләгән зур бүләкләргә лаек булдылар.

Ә “Татар малае-2026” исемен 107нче балалар бакчасына йөрүче Кәрим Кондратьев алды.

“Татар кызчыгы-2026“ исеменә шулай ук Ижаудан Дилә Вәлиева лаек булды.

Афәрин сабыйларга!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*