tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде
Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Талантлы балалар арасында тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үткәрелде

Казанда тугызынчы тапкыр “Дулкыннар” республика конкурсы үтте. Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров кебек татарның мәшһүр шәхесләренә багышланып, аларның түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Узган ел конкурс тарих елына багышланган иде. Быел исә, татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган.

Бәйгедә катнашу өчен Марий Эл Республикасыннан, Казан һәм Ярославль шәһәрләреннән, Татарстанның 13 районыннан (Азнакай, Алабуга, Апас, Арча, Бөгелмә, Буа, Лениногорск, Менделеевск, Мөслим, Саба, Тәтеш, Яшел Үзән, Әлмәт) 200 ләп гариза кабул ителгән. Конкурсның нәтиҗәләре хакындагы матбугат конференциясендә “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, жюри комиссиясе рәисе Ләйсән Сафина шуларны җиткерде. Чарада шулай ук, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате факультеты деканы, профессор Сәгыйть Хәбибуллин да катнашты.

Сәгыйть Хәбибуллин Фәрит Яруллинны “серле шәхес” дип атады. Аның сүзләренчә, композиторның “Шүрәле” балетын Россиядә генә түгел, чит ил сәхнәләрендә дә бик теләп күрсәтәләр, әмма яшь буынның әлеге шәхес турында кузаллаулары юк дәрәҗәсендә. Заявкаларның азрак килүен дә ул шуңа бәйле дип саный.

Бәйге 4 номинация буенча үткән: “Вокал”, “Нәфис сүз”, “Рәсем”, “Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр”.

Ләйсән Сафина да, башка еллар белән чагыштырганда, быел заявкаларның азрак санда кабул ителүен ассызыклап үтте. Моңа бәйле рәвештә, призлы урыннар алучылар да кимегән.

“Бары “Нәфис сүз” номинациясендә генә Гран-при бирелде. Саба районыннан килгән балалар Фәрит Яруллинның бөтен тормыш юлын сурәтләгән пролог тәкъдим итте. Гомумән, нәфис сүз сөйләүче балалар үзләренең югары дәрәҗәдә чыгыш ясаулары белән аерылып торды”, – диде ул әлеге уңайдан.

С. Хәбибуллинны исә, аеруча, “Рәсем” номинациясендә катнашучылар иҗаты кызыксындырган. “Бөек композиторның портретларына кадәр ясап җибәргәннәр”, – диде ул әлеге уңайдан.

“Рәсем” номинациясе лауреатларының сурәтләреннән күргәзмә ясаганнар. Аны конкурсның “Гала-концерты” вакытында тәкъдим иткәннәр. Ләйсән Сафина рәсемнәрне киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк дип саный. “Аларны кабат татар үзәкләрендә тәкъдим итәсебез килә. Бу рәсемнәр фондта гына калырга тиеш түгел”, – диде ул.

Ләйсән Сафина, бәйгедә иң актив катнашучы буларак, Ләйсән Сафина Саба районын атады. Киләсе елга “Дулкыннар” республика конкурсының 10 еллык юбилее булачак. Әлегә оештыручылар аның нинди шәхес иҗатына багышланачагын хәл итеп бетермәгән.

Айгөл Закирова, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*