tatruen
Баш бит / 2014 (страница 92)

Архив за год: 2014

“Ак Калфак” Казан бүлекчәсе бездә кунакта

“Ак Калфак” татар хатын–кызлары оешмасы  яңа сулыш алып эшли башлавына берничә генә ай вакыт узуына карамастан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан республикабыз районнарында, Россия регионнарында оешкан бүлекчә әгъзалары өзелми. Шушы көннәрдә,  Казан бүлекчәсе хатын –кызлары  да  үзләренең уй –фикерләре, киләчәккә планнары белән уртаклашырга дип,  Кадрия Идрисова янына җыелдылар. Алар татар  милли киемнәренең кайбер атрибутларын булса да,  яшьләр арасына кайтару турында ...

Дәвам »

Дөбьяз мәктәбендә яңалыклар…

Апрель аенда Биектау районы Дөбьяз мәктәбендә булып кайтырга туры килде. Белем йортына килеп керүгә кунакчыллык, җылы атмосфера күңелләрне күтәрде. Мәктәп директоры Ренат Барый улының  укучылары, аларның эшләгән эшләре, һөнәрләре турында сөйләвеннән үк бу кешенең,  үз һөнәренә гашыйк икәнлеген аңладык. Ренат Хәсәнов гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. Шуңа да, кабаттан шушы мәктәпкә директор булып кайткач ул укучылар тормышына да укытучылар тормышына да ...

Дәвам »

Без тарихта эзлебез

Җир шарында кешелек мәдәниятенә нигез салынган берничә өлкә бар. Шуларның берсе – Урал таулары итәкләре һәм Көнбатыш Себер иңкүлеге. Тарихчылар фикеренчә, бу җирләрдә безнең эрага кадәр ике меңенче елларда ук инде төрле кабиләләрне, шул исәптән борынгы төркиләрне, берләштергән уртак мәдәни үзәк барлыкка килгән һәм тормыш биредә мең еллар дәвамында гөрләп торган. Җир шарының бу өлкәсе борынгы заманнардан татар халкының тарихи ...

Дәвам »

Ашхабадта уза торган «Бәхетле чорның театраль сәнгате» II халыкара театр фестивален Чаллы артистлары ачып җибәрде

15-19 апрельдә Ашхабадта «Бәхетле чорның театраль сәнгате» дип исемләнгән II халыкара театр фестивале уздырыла. Анда 14 илдән 16 коллектив катнаша. АКШ, Кытай, Иран, Эфиопия, Казакъстан, Үзбәкстан, Украина, Беларусьтан килгән труппалар белән берлектә, Россиядән өч коллектив чыгыш ясый: Санкт-Петербург, Әстерхан һәм Яр Чаллы театрлары.

Дәвам »

Шәмси Хамматовны һаман сагынабыз

Татарстан Журналистлар берлегенең Декабристлар урамында урнашкан яңа бинасында  күренекле  җәмәгать эшлеклесе, “Социалистик Татарстан” газетасының баш мөхәррире Шәмси Хамматовны искә алу кичәсе үтте. Аның арабыздан китүенә чирек гасыр үтүенә карамастан, Шәмси Хамматов кебек тирән фикерле, абруйлы, матбугатны да, дәүләт хакимиятен дә яхшы белүче, каләм осталарын яклаучы затның җәмгыяттәге урыны буш килеш кала. Очрашуга килгән матбугат ветераннары – “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” ...

Дәвам »