Быелгы сабантуй ничек узды һәм кунаклар нинди тәэсирләр белән кайтып китте? Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бу хакта үзенең фикерләре белән уртаклаша.
Дәвам »Архив за день: 29.07.2015
Бурятия Халыклар дуслыгы йортында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу узды
20 июльдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Улан-Удэ шәһәрендә күптән түгел ачылган Бурятия Халыклар дуслыгы йортында уздырылды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.
Дәвам »
Германия татарлары көзен Гессенда очрашырга килеште
Германия татарлары очрашу урынын һәм вакытын билгеләде. Быел ул 10 октябрьдә Франкфурт-на Майнедан 20 километр ераклыкта Ланген шәһәрендә узачак.
Дәвам »
Казанда “Печән базары” фестивале узачак
31 июльдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда "Печән базары" фестивален уздыра
Дәвам »
Дөнья археологлары Болгарда җыелачак
А.Х. Халиков исемендәге археология институты 17-30 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы базасында кыр-археология мәктәбен үткәрәчәк
Дәвам »
Түбән Новгородта татар эшмәкәре яңа медпункт ачты
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авылында да яңа медпункт эшли башлады, аны Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Рәис Әхмәт улы Гафуров үз акчасына төзеткән.
Дәвам »