tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германия татарлары көзен Гессенда очрашырга килеште
Германия татарлары көзен Гессенда очрашырга килеште

Германия татарлары көзен Гессенда очрашырга килеште

Германия татарлары очрашу урынын һәм вакытын билгеләде.

Быел ул 10 октябрьдә Франкфурт-на Майнедан 20 километр ераклыкта Ланген шәһәрендә узачак, дип белдерә Төньяк Гессенның мәдәни тормышы турындагы рус телле parus-online.com. сайты.

Бирегә Германия, Россия, Бельгия, Франция, Бөекбритания һәм башка илләр татарлары да дуслары белән очрашу өчен киләчәк. Һәр елдагыча, музыка яңгыраячак, биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак.

Германиядә татарлар очрашуы, Берлинда Сабан туе үткәрү кебек, традициягә әйләнде, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*