Казанда “Многоликая Россия” VIII Бөтенроссия ачык журналистика конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Җиңүчеләр арасында «Халкым минем» (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) газетасы да бар, ул “милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү” номинациясендә 1нче урынга лаек булды.