tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Барлыгы чарада татар җәмәгатьчелегенең йөздән артык вәкиле катнашты. Әңгәмә татар телендә барды.

Хәзерге вакытта Финляндиядә меңгә якын татар яши. Күпчелеге Хельсинкида тормыш алып бара (500ләп кеше). Калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума, Васса, Ярвинапа шәһәрләрендә яши.

Очрашуны Финляндиядә мөселман җәмгыяте рәисе Атик Али ачып җибәрде. Ул белдергәнчә, Финляндия мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек үк, Париждагы 13 ноябрь көнне булган терактларны гаеплиләр, Атик Али ассызыклаганча, Финляндиядә яшәүче православныйларда, мөселманнар да, башка дин вәкилләре дә тату һәм тыныч яши.

Атик Али Финляндия мөселманнары җәмгыятенең Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләренә аерым тукталды. Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек алып барыла. Моннан тыш, Казан һәм Хельсинки арасында авиаэлемтә оештырылды, бу, Атик Али сүзләренчә, туризм үсешенә ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләгәнчә, Финляндия татарлары туган телләрен, мәдәниятларын, гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Бу безнең барыбыз өчен дә уңай үрнәк, диде ул.

Бүген икътисадый үсеш нигезендә яңа технологияләр, инновацияләр тора, дип билегеләде Рөстәм Миңнеханов, һәм Финляндиянең бу өлкәләрдәге тәҗрибәсе бигрәк тә актуаль.

Без чит илләрдә һәм Россиянең башка регионнарында яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга тырышабыз, дип белдерде ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, татар телен өйрәнергә теләүчеләргә “Ана теле” онлайн программасы уңышлы гына эшләп килә, “ТНВ-планета” проекты – тәүлек буе эшләүче спутник каналы эшли, аннан республикада һәм аннан читтәге тормыш турында белеп була, татар диаспоралары белән Бөтендөнья татар конгрессы элемтәләрне ныгыта.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Финляндия татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Очрашуда татар телендә ир-атлар хоры чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов аларны Казанда чыгыш ясарга чакырды. Аның сүзләренчә, бу Финляндия һәм Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк.

Шуннан Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев мондый очрашуларның гореф-гадәтләрне, телне һәм халык мәдәниятын саклаудагы әһәмиятен ассызыклады. Ул шулай ук җәмгыятьнең мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеге, дини әдәбиятны бастыруга әзерләнү турында сөйләде.

Очрашуда Рөстәм Миңнехановка татар телен латин алфавитында өйрәнү өчен укыту дәреслекләрен бастыруда ярдәм итүен сорадылар – бу чит илләрдәге (Финляндия, Австралия, АКШ һ.б.) татарларның туган телләрен өйрәнүдә зур ярдәм булачак.

Очрашу үзешчән сәнгать концерты белән дәвам итте. Кунакларга шулай ук Россия эстарадасы җырчысы Альберт Ассадулин да җырлады.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*