Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында белдерде.
17 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары программа кысаларында Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районына сәфәр кылдылар.