tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты: Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез
Татарстан Президенты: Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез

Татарстан Президенты: Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез

Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында белдерде.

Чара “Корстон” КСКК мәйданчыгында үтте, анда шулай ук ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россиянең 36 регионыннан 700 ләп кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнашты.

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучы эшкуарлар оештырган күргәзмәне карады. ТР Президентына хәләл продукция, сөтле продукцияне, халык һөнәре товарларын күрсәттеләр.

Утырыш барышында Россиянең төрле регионнарыннан килгән эшкуарлар эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм кайбер проблемаларны билгеләделәр. Аерым алганда, кече бизнеска льготалы кредит бирү мәсьәләсен, авыл эшкуарларына ярдәм итү программаларында катнашу мәсьәләләре, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Эшкуарларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, авылдагы бизнес-секторның иң күренекле вәкилләренең казанышлары үрнәк булырга тиеш һәм башка регионнарда кулланылырга тиеш.

Бүген кызыклы чыгышлар булды, аларның берсе дә игътибарсыз калмый, дип ышандырды ТР Президенты. Ул искәрткәнчә, җыенда 700 ләп кеше катнаша, ләкин катнашырга теләүчеләр 10 мәртәбә артык иде. “Без ватандашларыбыз белән горурланабыз һәм кайда гына булсалар да, аларга ярдәм итәргә тырышабыз”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты фикеренчә, эшкуарлар гаять мөһим бурычны үтиләр – татар авылы саклануга ярдәм итәләр, ә бу – туган телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезнең саклануы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда бүген авыл җирлегендәге бизнеска ярдәм итү һәм хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча берничә программа гамәлдә.

“Безгә алга таба да хезмәттәшлегебезне ныгытырга кирәк. Әлеге җыен нәтиҗәлеген исбатлады, без аны алга таба да дәвам итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Истә тотыгыз, сезне Татарстан һәрвакыт көтеп ала һәм теге яисә бу мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итәргә әзер”.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларына һәм мәдәният эшлеклеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*