4 апрельдә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы бинасында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясе эшләде. Чараны Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды.
24 апрельдә иртәнге сигездән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегат ханымнарны теркәү башланды. Килүче ханымнар белән сөйләшеп алдык Людмила Гиндулина, Новосибирск шәһәре Людмила ханым татар иҗтимагый-мәдәни хәрәкәтендә шактый танылган шәхес, татар хатын-кылары форумына да беренче килүе түгел, аларның искиткеч берләштерүче көчен билгели ул. Людмила үзенчәлекле рәссам да, матур тавышлы җырчы да. Инде берничә ел ...