tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе
IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе

IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы: “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе

24 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә  IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” секциясе эшләде.

Чара милли мәдәният үзәгенең кинозалында башланып китте. Башта делегат ханымнарны Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде.”Хәерле эш сәгатьләре булсын!” – дип башлады сүзне ул. Чыгышында Кадрия Раес кызы татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчеләрен шәҗәрәләрне өйрәнү төзү, балаларга исем кушу, олы яшьтәгеләрнең васыятен тыңлый белүгә өйрәтү кебек мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә чакырды.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Сания Шевченко төбәкләрендә үткәрелеп килүче һәм былтыр бөтенроссия статусын алган “Татар кызы” бәйгесе тәҗрибәсе турында сөйләде.

Татарстанның Азнакай район Советы оештыру бүлеге җитәкчесе, “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Галиева үзләрендә үткәрелеп килүче “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале турында сөйләде, бу чарада катнашырга чакырды.

 

Татарстанның Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе, “Ак калфак” булекчәсе җитәкчесе Айгөл Галимянова барлык авылларда да хатын-кызларны оештырып, “Ак калфак” бүлекчәләрен ачу тәҗрибәсе белән таныштырды, аеруча игътибарга актанышлыларның кечкенә авыллар белән эшләүләре лаек, бу эшчәнлек анда яшәүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрергә ярдәм итә. Шулай ук бу райондагы “Ак калфак” “авыр” (эчкечечелек кебек яман гадәтләр белән бозылган, мәсәлән) гаиләләр белән эшләүләре өйрәнүгә лаек.

Татарстанның Зәй районы Клуб мәдәният йорты директоры,“Ак калфак” җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова чыгышында онытыла башлаган йолаларны торгызу, яңарту эшчәнлекләре турында сөйләде. Залда утыручыларда бу зур кызыксыну уятты.

Татарстанның Балык Бистәсе районы Мәдәният йорты директоры, “Ак калфак” җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова үзләрендә бишек җырлары, йолалар, халык уеннарын туплау тәҗрибәсе белән таныштырды.

Татарстанның Балтач районындагы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова чыгышы аеруча җанлы булды. Ул үз җирлекләрендә “Тибрәлә бишек җырлары”, “Авыл шәҗәрәләре”, “Авыл тарихлары”, “Ак калфак турында шигырьләр” проектлары турында кызыклы итеп сөйләде. Районда беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева һәм башка данлыклы якташ хатын-кызларга багышланган музей төзү ниятләрен дә яңгыратты.

Татарстанның Чүпрәле районы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Яфизова үзләрендә татар милли ашларын пропагандалау ашамилли тәрбия эшен алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Кыргызстаннан килгән шул илдәге татар оешмасы лидеры Гөлсинә Ульмаскулова май аенда үзләрендә җирле “Ак калфак” форумын үткәрү планнары турында сөйләде, милли тормышны ничек алып барулары белән таныштырды.

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова фойеда”Ак калфак”ның җирле оешмалары җитәкчеләре һәм башка секция эшендә катнашучы ханымнар өчен “Карабай”, “Әпипә”, башка татар халык биюләрен өйрәнү дәресен үткәрде.

Секция эше кысаларында “Айсылу эксклюзив” салоны тарафыннан татар милли аяк киеме – читекләр күргәзмәсе – сәүдәсе оештырылган иде. “Айсылу эксклюзив” салоны читекләрдәге бизәкләрне, фасоннарын үзе иҗат итеп тәкъдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*