tatruen
Баш бит / 2016 (страница 48)

Архив за год: 2016

Яшьләр форумын каршылап: “Катнаш гаилә бәламы?”

Милләтне саклау өчен үз халкыбыз вәкиле белән гаилә кору мәҗбүриме? Гаиләдә милли мөхит булдырыр өчен нәрсә эшләргә кирәк? "Дөнья" студиясендә оештырылган түгәрәк өстәл сөйләшүендә Гөлшат Зәйнетдинова, Булат Ибраһим, Зөлфия Шәмсуарова һәм Кытайдан килгән татар егете Рифкат Фәхретдин катнашалар. Әнгәмәне Гөлназ Шәйхи алып бара.

Дәвам »

«Без Тукайлы халык». Наил Дунаев

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев Габдулла Тукайның «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» дигән шигырен укый.

Дәвам »

Европадагы милләттәшләребез Казанда кунак булып киттеләр

7 июнь көнне Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында эшли башлаган туры рейс белән Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез килгән иде. Шулай ук алар Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белән рәсми очрашуда да катнаштылар.

Дәвам »

Ташкентта “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләре тапшырылды

ТР Премьер-министры урынбасары - РФ нең ТР дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм "Татарстан якташлары" оешмасы исеменнән герой-шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын саклауга өлеш керткәннәре өчен "Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә" медальләре тапшырылды.

Дәвам »

Франкфурт-на-Майне – Казан. Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк

Бүген Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында туры рейс эшли башлады. Әлеге рейс белән Бельгия, Франция, Германия һәм Нидерландтан Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез киләчәк.

Дәвам »

Дамир Гыйсметдинов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Гыйсметдинов Дамир Минсәгыйрь улына әлеге медальне ТР Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров тапшырды

Дәвам »