Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кенәбаш балалары да мәйданчыклы булды
Кенәбаш балалары да мәйданчыклы булды

Кенәбаш балалары да мәйданчыклы булды

Балтач районының Кенәбаш авылы  Арча белән чиктәш иң читтәге авылы, алай да авылыбызда халыкка хезмәт күрсәтә торган барлык объектлар да бар. Шуларның сафын тулыландырып, 19 июнь көнне балалар мәйданчыгы ачылды.

Әлеге игелекле эш дәүләт программасы тарафыннан түгел, ә шәхси эшмәкәр Ринат Ибәтуллин һәм «Игенче» хуҗалыгы тырышлыгы белән башкарылып чыкты. Балаларның сөенечләре йөзләренә язылып, кызыл тасма киселгән мизгелне бик түземсезләнеп көтте алар.

Бүгенге көндә мәйданчык торган урында аңарчы район кулланучылар җәмгыятенә караган ташландык хәлдәге кибет бинасы тора иде. Әлеге бинаны сүтеп, җыештыруда авылдашларның да көче зурдан булды. Чөнки авылыбызда балалар саны елдан-ел арта, ә аларга каядыр җыелып уйнарга урын юк. Шушыны күреп, үзенең тырышлыгын да, көчен дә жәлләмәгән Ринат Зиннәт улына  һәм Булат Бакый улына барлык авылдашлар исеменнән тагын бер кат рәхмәт әйтеп, гаиләләренә бәхет-шатлык, иминлек, сәламәтлек телибез. Ә инде балалар һәм яшүсмерләр әлеге мәйданчыкның кадерен белеп, чисталыкны үзләре тәэмин итсеннәр иде.

Зәлия Хәсәнова
baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*