Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә бу уку йортына хас булган милли төсмерле тантаналы чаралар узды. Алар милли киемгә, укучылар сәламәтлегенә һәм остазларны хөрмәтләүгә багышланган иде.
Дәресләр тәмам булгач, барча мөгаллимнәр, шәкертләр, мәдрәсә белән бәйле булган зыялы шәхесләр фарыз залында җыелды. Беренче булып мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт беренче курс шәкертләренә махсус тектерелгән форма тапшырды. Инде шәкертләр бу уку йортында ике айга якын гыйлем алалар, мәдрәсә тәртипләренә-көнкүрешенә күнегеп армый-талмый укыйлар. Мөгаллимнәр аларның уңышларын күреп шатланалар. Бүген ниһаять алар тарихи мәдрәсә киеме киеп тулысынча шәкерт булдылар.
Ильяс хәзрәт шәкертләрне тәбрик итеп: «Безнең мәдрәсәдә динисламда тәрбияләү белән бергә гореф-гадәтләребезгә дә зур урын бирелә. Халкыбызның бөек фикер иясе Шиһабеддин Мәрҗани заманында: «Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф, милли тел», – дип язган иде. Без мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып эшлибез дә. Сездән беренче көнне үк форма тектерер өчен үлчәү алынды. Бу киемнәрнең өлгеләре егеменче гасыр башындагы татар мәдрәсәләре формасынннан күчерелде. Шәкертләребез башына классик татар түбәтәе кия. Шулай ук шәкертләребез уку дәверендә чалма чорнарга өйрәнәләр, читек киюне гадәткә кертәләр. Бу татар имамы өчен кирәкле гамәл», – диде.
Шәкертләрне шатлыклы вакыйга белән мин дә котладым. Аларга мөрәҗәгать итеп: «Сезнең өчен бүген истәлекле вакыйга. Беренче көннән үк татар киеме әдәбенә өйрәнегез, чөнки сезгә укып чыккач бу фикерне мәхәллә халкына җиткерәсе бар. Бу милли киемне кию укучы кешене тәртипкә, чисталыкка, пөхтәлеккә, милли гореф-гадәтне хөрмәт итәргә өйрәтә. Пөхтә итеп, барысына да үрнәк күрсәтеп киеп йөрегез. Ата-бабаларыбызга лаеклы булыгыз», – диеп нәсыйхәтләдем.
Өйлә намазына кадәрле шулай ук узган өстәл теннисы ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Ярышларның төп хөкемдары Рафаэль хәзрәт иң яхшы физик әзерлекне күрсәткән шәкертләрне атады, аларга мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды. Беренче урынны 2 курс шәкерте Гарифҗанов Гайрәт алды. Икенче урында аның шәриктәше – Мостафин Камил. Беренче курс шәкерте Михайлов Айнур өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлап Ильяс хәзрәт физик күнегүләргә игътибар бирергә чакырды һәм мондый ярышларының мәдрәсәдә даими булып торганын һәм алда да булачагын искәртте һәм тиздән мәдрәсә янында заманча спорт мәйданы барлыкка киләчәген әйтте.
Бүләкләүләр тәмам булганнан соң шәкертләр Коръән укып туган уку йортларына изге теләкләр теләп дога кылдылар.
Өйлә намазы укыгач мәдрәсәдә бүләкләү чаралары дәвам итте. Мәдрәсәдә олы хәзрәтләрдән килгән гореф-гадәт буенча остазларны гомер бәйрәмнәре белән даими котлап торалар. Бүген мәдрәсәдә инде егерме елдан артык гыйлем бирүче, 55 яшен тутырган Зөлфәт хәзрәт Мингалиевне тәбрик иттек. Ул мәдрәсәдә татар телендә «Дәүләт һәм хокук», «Информация коммуникацияләре» фәннәрен укыта. Ул инде йөзләгән яшь имамнарыбызны тәрбияләүдә катнашты. Зөлфәт хәзрәт мәдрәсә музеен оештыруда башлап йөрде, аны яңа экспонатлар белән баету өстендә эшли, заманында атаклы булган Якупов мәдрәсәсе тарихын өйрәнә. Татар зыялылары, дин әһелләре белән бергәләп ул бердән-бер матур милли проектлар, чаралар гамәлгә куюда катнаша.
Зөлфәт хәзрәтне беренче булып мәдрәсәнең мөдире Ильяс хәзрәт һәм уку йортының иң олы остазы Рәхимулла хәзрәт котладылар. Алар, мөгаллимнәрнең холкы, килеш-килбәте шәкертләргә өлге булырга тиеш – Аллаһыга шөкер, безнең укытучылар бу яктан үрнәк диеп белдерделәр һәм бүгенге юбиляр белән булган истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар.
Хәзрәтне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм шәхсән үзем исеменнән җылы итеп котладым. Юбилярга Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең олы бүләген – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален бирдем.
Зөлфәт хәзрәткә яшь буынны тәрбияләүдә керткән хезмәтләре өчен мөфти Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең рәхмәт хаты тапшырылды. Ульян шәһәре мөселманнары исеменнән мәдрәсә мөгаллимен Рафаэль әфәнде Нәҗмединев котлады. Ул аңа якташлары исеменнән саләмнәрне җиткерде, гомер бәйрәме белән котлады, өлкә мөселманнарының, Иделаръягы район хакимияте башлыгы, мәхәллә шурасының олы бүләкләрен тапшырды. Мәдрәсә исеменнән котлау сүзләрен уку йортының уку-укыту эшләре буенча мөдире Аяз хәзрәт Мингалиев җиткерде. Тәбрикләүләр тәмам булгач Рәхимулла хәзрәт Коръән укып дога кылды.
Мәдрәсә өчен истәлекле көн тантаналы аш мәҗлесе һәм мөгаллимнәр шурасы утырышы белән тәмамланды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе
Фәрит Мифтахов