tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный
Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный

Шагыйрь Булат Ибраһим драматургия һәм прозада яшь иҗатчылар аз дип саный

Драматургия һәм прозада яшьләр бармак белән генә санарлык. Әлеге фикерне Казанның Бакый Урманче музеенда әдәбият сөючеләр катнашында узган очрашуда шагыйрь Булат Ибраһим әйтте.

“Шигърияттә яшь көчләр бик күп. Кызганыч, прозада алар бармак белән генә санарлык. Күбесе 30-40 яшькә җиткән. Драматургиядә дә яшьләр сирәк. Әдәбиятны халыкка ирештерүнең иң үтемле юлы – театр. Шуңа күрә драматургиягә яшьләр күбрәк тартылсын иде”, – диде ул.

  • Булат Ибраһим – ТР Язучылар берлеге әгъзасы. “Балык теле”, “Шагыйрь”, “Безнең эзләр” китаплары авторы. “Йолдызлы билет” халыкара премиясе лауреаты, “Иделем акчарлагы–2009” конкурсының “Гран–при” иясе, “Таян Аллага” бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты (2011), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия иясе (2012, 2013 ел).

Шагыйрь үзенең иҗаты аша укучыларга бүгенге көн проблемаларын, милләт һәм татар теле язмышы хакында уйлануларын җиткерә.

“Мин милләт, татар халкы, ана теленең югарылыгы һәм бөек көченә багышлап шигырьләр иҗат итәм. Сәяси яктан үземне тыелган шагыйрьгә санамыйм, мин ирекле. Кая гына чыгыш ясасам да, киеренке хәлләргә очраганым булмады”, – диде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173986/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*