30 октябрьдә «Ак калфак» оешмасы Казан бүлекчәсенең чираттагы күчмә утырышы узды. Башкалабызның Совет районында урнашкан 290нчы балалар бакчасында оештырылган чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
Татарстанда яшәүче халыклар дуслыгына багышланган җыр-биюле композициядә (сценарий авторы – шушы бакчаның тәрбиячесе, искиткеч оештыру сәләтенә ия булган Люция Задиханова) өч-алты яшьлек балалар, тәрбиячеләр генә түгел, ә бөтен бакча коллективы катнашты. Бу кадәр оста уйнаучы артистларны кайдан җыеп бетерделәр икән дисәк, чарада бакчада эшләүче каравылчы да, пешекче дә, хуҗалык эшләре буенча мөдир урынбасары да катнашкан икән. Хәтта әти-әниләр, әби-бабайлар да, консерватория студентлары да кушылган. Җыр-биюле чара сизелмичә дә узып китте. Хәтта утырыш ахырында фикер алышканда, бу коллективка халык фольклор ансамбле исеме бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә әйтелде.
Күчмә утырыш кысаларында халкыбызның милли уеннары, күңел кылларын тибрәндерүче татар халык җырлары, такмак-такмазалар яңгырады. Татар ханбикәсе Сөембикә образын җанландыручы тәрбияче Фирүзә ханым бу чарада үз куллары белән тегелгән-чигелгән ак калфак бүләк итте.
Күчмә утырышларның төп максаты – милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, татар тарихын, милли мирасыбызны балаларга җиткерү генә түгел, телебезне саклау, үстерү, балаларыбызда милли үзаң тәрбияләү. Менә бу чарада да 290нчы бакчада тәрбияләнүче балаларга милли тәрбия бирүдә күпме хезмәт куела, халкыбызның гына түгел, башка халыкларның милли киемнәре, җыр-биюләре аша Татарстанда яшәүче милләтләр белән таныштыруга нинди зур игътибар бирелә. Ә абый-апалары белән бергә уеннарда катнашу хәтерләренә гомергә уелып калыр.
Күчмә утырыш татар халкының бай тарихына да, зәвыклы итеп киенә белүенә дә, халкыбызның җыр-биюләренә, балаларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелгән такмак-такмазалы уеннарына да басым ясап, барлык катнашучылар күңелендә милләтебезгә, халыклар дуслыгына карата зур горурлык хисе уятты.
Ә Казан аккалфаклыларның эшчәнлеге шәһәр күләмендә уза торган «Сөмбелә», «Әни, әнкәй, әнием!», «Татар кызчыгы», «Татар малае» кебек бәйгеләре, әдәби кичәләре, хәйриячелек, татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге ролен күтәрүгә юнәлтелгән гамәлләре белән дә игътибарга лаек.
Рәхимә Арсланова, «Ак калфак»ның Казан бүлекчәсе җитәкчесе