tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак Барс” капкачысы Тимур Билялов Россия чемпионаты рекордын яңартты
“Ак Барс” капкачысы Тимур Билялов Россия чемпионаты рекордын яңартты

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билялов Россия чемпионаты рекордын яңартты

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билялов капкасын “коры” калдыру сериясе буенча Россия чемпионаты рекордын яңартты. Әлеге рекорд 2003-2004 елгы сезонда ук куелды: “Лада” составында чыгыш ясаган Чехия капкачысы Иржи Трвай ул вакытта рәттән 305 минут 56 секунд дәвамында капкасына алка керттермәгән.

Кичә Тимур Билялов “Трактор” белән уенның икенче периодында үз капкасына алка керттерде һәм “коры серия”се 316 минут 9 секундта өзелде. Бу – КХЛның да яңа рекорды. Моңа кадәр 2015 елда “Локомотив” капкачысы Алексей Мурыгин 302 минут 11 секунд дәвамында капкасына алка керттермәгән булган.

Фәрит Салихов

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*