Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, әлегә театрда берничә вакансия ачык.
Шул исәптән, җырчы-артистларга да ихтыяҗ бар икән. Бигрәк тә киләсе сезонда куелачак “Асылкош” мюзиклында роль башкару өчен актерлар сорала, ди. Шунысы да кызык, гадәттә, театрга театр училищесын һәм институт тәмамлаган яшь артистлар килә. Ә яңа сезонга тинчуринлылар “карт” артистларны да чакырырга ниятли. Әмма Фәнис әфәнде аларның исемнәрен әлегә атамады. “Кастинг уздырасы бар. Исемнәрен июль аенда әйтербез”, – диде директор серле генә. Сүз уңаеннан, театрга киләчәк артистларның кайберләре хәзер районнардагы театрларда хезмәт куя.
Пандемия вакытында нинди театр инде димәгез тагын! Театр хезмәткәрләре кул кушырып утырмый. Тамашачы белән элемтәне саклау бу очракта аеруча да мөһим. Башка театрлардагы артистлар кебек үк, Тинчурин театрында да онлайн спектакльләр күрсәтелә, социаль челтәрләрен тагын да активлаштырып җибәргәннәр. Шул вакыт эчендә инстаграмдагы язылучыларын гына да 5 меңгә арттырганнар. Хәтта сезонны да быел онлайн гына яптылар. Кая барасың, заманасы, вакыты шундый!
Әмма тинчуринлылар кәефләрен төшерми. Спектакльләренең күбесе киләсе сезонга күчерелгән.
– Без Мәскәү театрлары кебек акчаны алгач та туздырып бетермибез. Шуңа да билетларны кире кайтарырга теләүчеләрнең акчасы тотылмаган иде, ул яктан кыенлыклар булмады. Тамашачыларыбызның күбесе билетларны кайтармады да, – ди театр директоры.
Хәл яхшырса, театр июльнең 20ләренә сезонны ачырга да ниятли. Алай да булмаса, 20 августтан да калмаска исәпләре. Театрның әйдәп баручы артистларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин исә:
– Иртәгә үк ачылырга әзер инде без. Сәхнәгә бик сусадык, – ди.
Ни дисәң дә, артист кешегә телефон каршында гына спектакль кую кыен шул. Онлайннан тизрәк реаль тормышка күчәсе иде инде!
Лилия Минсафина
shahrikazan.ru