Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагеренең профильле сменасы быел онлайн узачак
«Милләтебез хәзинәләре» балалар лагеренең профильле сменасы быел онлайн узачак

«Милләтебез хәзинәләре» балалар лагеренең профильле сменасы быел онлайн узачак

«Милләтебез хәзинәләре» балалар җәйге лагереның профильле сменасы быел дистанцион формада узачак.

Әлеге профильле смена Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү өчен оештырыла. Лагерьга 10-17 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырыла.

Чараның программасында татар теле дәресләре, мастер-класслар, татарлар тарихы белән танышу. Шулай ук балалар өчен дистанцион формада күңел ачу программасы да оештырылачак: иртәнге зарядка, кичке чаралар, яшьтәшләре, башка катнашучылар белән чатларда аралашу һ. б. күрсәтелгән.

Сменаның озынлыгы: 7 көн. Һәр катнашучы көн саен онлайн режимда 2,5 сәгатьтән артык вакыт уздырачак.

Татар теле дәресләре «Ана теле» онлайн-мәктәбе белән берлектә дистанцион формада узачак. Балалар татар теле нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм киләчәктә дә өйрәнүне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*