Октябрьский шәһәрендә халык уен коралына багышланган бәйрәм узачак.
Һәр елганың башы инештән башланса, һәр үрнәкле эшнең башында фидакарьлек һәм үз хезмәтенә тугры һөнәр иясе тора. Мәкаләмнең геройлары да — нәкъ шундый кешеләр. Кайчандыр кечкенә форматта үткәрелгән “Уйна, гармун!” бәйрәме алар тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә бүген зур проектка әверелгән.
— Илеш районының Дөмәй авылында туып-үстем. Мәктәптән соң Уфа китапханә техникумына укырга кердем һәм, аны тәмамлагач, Яркәйдәге үзәк китапханәгә эшкә кайттым. Балачактан сәхнә түрен яулаганга күрә, күңелем һәм җаным теләп, район Мәдәният сараендагы “Яшьлек” бию ансамбленә йөри башладым. Эштән кайтам да мәдәни учакка йөгерәм. Ашкынуым юкка булмаган, булачак ирем белән дә нәкъ сәхнәдә таныштык. Венер ул чакта халык театрының режиссеры булып эшли һәм шул ук бию түгәрәгендә шөгыльләнә иде. Ансамбль яңа бию куя башлагач, безне бер парга билгеләп куйдылар. Менә шул вакыттан бирле без пар булып яшибез, — ди Раушания Фәезова.
— Мин, Илеш егете булсам да, шушы җирлектә дөньяга аваз салганмын. Хикмәт шунда: әнием туган якларына, әти-әнисе йортына кунакка килгәч, мин туганмын. Бәлки, шуңа күрә дә язмышым да Туймазы районы белән бәйледер. “Кешеләрне язмыш йөртә”, “Кендек каны тамган җир үзенә тарта”, дип, юкка гына әйтмиләр бит.
Ә инде Раушания белән танышып, бер пар, бер җан булып яшәргә сүз куешкач, 1985 елда Илеш җирендә туй гөрләттек. Шул ук елда Октябрьский янындагы Төрекмән авылына күчен-дек. Монда кызыбыз Гөлнара белән улыбыз Марат тудылар. Инде оныкларыбыз Азалия белән Амелияне сөеп шатланабыз, — ди Венер Фәезов.
— Без яшәгән Төрекмән бистәсе Октябрьский шәһәренә карый. Бу поселок артык зур булмаса да, 300 елдан артык тарихы, үзгә гореф-гадәтләре бар. Монда эшсөяр, тырыш, бердәм, киң күңелле халык яши. “Нур” клубы күпфункцияле үзәк булып тора. Мин монда инде 20 ел җитәкче вазыйфасын башкарам. Шушы елларда эшләү дәверендә минем төп терәгем хезмәттәшләрем һәм ирем Венер булды. Ул клубның аккомпаниаторы булып эшли. Иңгә-иң куеп, бик күп чаралар үткәрдек һәм үткәрәбез. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен саклап калуга зур игътибар бирәбез. “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сабантуй”, “Аулак өй”, “Кичке уен”, “Уйна, гармун!” чараларын үткәрүгә күп көч салабыз. Мондый бәйрәмнәр халкыбызның тарихына хөрмәт булса, яшь буынга гореф-гадәтләрне тапшыру да ул. Чөнки яшьләр, балалар, мондый чараларда катнашып, үзләре дә күп нәрсәне күрә, белә һәм таный.
Клубта төрле тематик кичәләр, мөселман бәйрәмнәре, үзешчәннәрнең концертлары, яшь гаиләләр өчен ял кичәлә-ре, бәйгеләр үткәрелсә, балалар өчен дә төрле чаралар һәм спорт бәйрәмнәре узып тора.
“Чулпан” драма түгәрәгенә йөрүчеләр дә бик теләп шөгыльләнә. Туфан Миңнуллинның — “Әниләр һәм бәбиләр”, “Алты кызга бер кияү”, Флорид Бүләковның — “Әбиләргә ни җитми?”, Мансур Гыйләҗевның “Яра” спектакльләре сәхнәләштерелде. Шәһәрнең 70 еллыгына Гөлшат Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән, давай!” пьесасын сәхнәләштердек.
Клуб хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын да игътибарсыз калдырмый. Даими рәвештә очрашулар үткәрәбез, әдәби-музыкаль чаралар әзерләп күрсәтелә, шулай ук юбилярларны тәбриклибез.
2005 елда “Без исән, безне хәтерлиләр” дигән буклет чыгардык. Ул Бөек Ватан сугышында катнашканнарга багышланган. Ә инде 2006 елда тыл ветераннарына багышланган “Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык…” буклеты дөнья күрде.
Шулай ук клубыбызның традициясенә әверелгән тагын бер чара — ул “Пар канатлар” гаилә бәйрәме. Монда без 50 ел бергә гомер кичергән парларны тәбриклибез.
Форсаттан файдаланып, безнең уң кулыбыз булган үзеш-чән артистларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәсе һәм берничә исемне атап үтәсем килә. Менә алар: Нәфисә һәм Зөлфия Шәңгәрәевалар, Виталий Кузнецов, Лилия Таймасова, Эльвира Насыйбуллина, Зөлфия һәм Тимерҗан Батыршиннар, Гөлнур һәм Хәлим Фазлыевлар, Фәнүсә һәм Тәлгать Таймасовлар, Венера һәм Илдус Мадьяровлар, Әүфә Насыйбуллина, Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар, Рәзинә һәм Сарим Галләмовлар, Наҗия һәм Вәсил Закировлар, Факил Заһретдинов, Рәзил Фәррахетдинов һәм башкалар.
Безнең клуб туган якны өйрәнү, гаилә традицияләрен саклауга, яшь буынга әхлакый һәм рухи тәрбия бирүдә аларның ролен көчәйтүгә зур игътибар биреп, үз өлешен кертә. Шушы максат белән “Буыннар диалогы” дигән девиз астында шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрәбез, шушы бистәдә яшәүчеләрнең шәҗәрәсен өйрәнәбез. Исламгуловлар, Галләмовлар, Хәйретдиновлар, Камаевларның нәсел шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелде.
Үзебезнең гаилә белән дә шәҗәрә төзедек. Бу — бик тә кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле эш. Шәҗәрә төзегәндә буыннар чылбыры күз алдында тер-гезелә, һәр гаилә тарихы, ил тарихы белән белән күзгә күренмәгән җепләр аша тоташып, үткән заманга кайткан кебек буласың. 2018 – Гаилә елында үткәрелгән шәҗәрә бәйгесендә гаиләбез җиңүче булды. Ул көн безнең туй көненә дә тәңгәл килеп, икеләтә шатлыклы вакыйга булды.
Быел коронавирус таралу аркасында килеп туган вәзгыятьтә күп чаралар онлайн-режимда үткәрелде. Шулай булуга карамастан, мәдәни тормыш сүрелмәде. Әле без, җиң сызганып, 26 сентябрьдә узачак “Уйна, гармун!” бәйрәменә әзерләнәбез. Бу бәйрәмнең һәм “Дуслык” гармунчылар ансамбленең 20 еллык тарихы, алыштыргысыз гармунчылары, үз фанатлары бар. Аның җитәкчесе — Венер Фәезов.
Әлеге көндә ансамблебезнең иң яшь әгъзасына 26 яшь булса, иң өлкәненә — 74 яшь. “Дуслык” оешкан елларда “гармун бәйрәмен” клуб эчендә оештыра идек. Монда һәр теләүче катнашып, гармунда уйнау осталыгын күрсәтә алды. Тора-бара бу бәйрәм турында ишетеп һәм белеп, Башкортстан һәм Татарстанның башка районнарыннан катнашучылар килә башлады. Ә инде былтыр бу бәйрәмне урам бәйрәме итеп үткәрү идеясе туды һәм без аны шул форматта үткәрдек тә. Бу чарада гармун моңына гашыйк һәркем катнашып күңел ачты — җырлы-моңлы, бию белән үрелеп барган тамаша Төрекмән урамнарында бәйрәм рухы тудырды. Саф һавада халкыбызның милли ризыкларыннан әзерләнгән мул табын, самавыр чәе һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм “Нур” клубында үткәрелгән зур концерт белән тәмамланды.
Быел “Уйна, гармун!” бәйрәме Президент грантлары фонды акчаларына оештырылачак. Ул “Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” төбәк иҗтимагый оешмасының Октябрьский шәһәре милли-мәдәни автономиясе белән берлектә быел грантлар бәйгесендә җиңү яулады. Бәйрәм угармунчыларның Төрекмән бистәсе урамнары буйлап костюмлаштырылган йөрешеннән башланачак. Бәйрәмнең төп өлешен шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркында үткәрелүе планлаштырыла. Монда халык күңел ачулары төрле уеннар һәм ярышлар, җырлар, такмаклар, биюләр белән үрелеп барачак. Шулай ук татар милли ихаталары күрсәтеләчәк. Чара гармунчылар, үзешчән һәм профессиональ артистларның зур концерты белән тәмамланачак. Халык уен коралларында уйнарга өйрәнү осталык дәресләре дә уздырылачак. Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, чөнки монда халык уен коралында уйнау серләре буыннан-буынга тапшырылачак. Тагын декоратив-гамәли иҗат һәм традицион халык кәсепләре күргәзмәсе оештырылачак. Шулай ук социаль челтәрләрдә #играйгармонь #уйнагармун #ягармонист #мингармунчы #народныйинструмент
#миллиуенкоралы #НКАТРБ #Та-тарыБашкортостана #ФондПрезидентскихГрантов хештеклары астында флешмоб үтәчәк. Моның өчен халык уен коралы белән фотога төшәргә, яки, гармунда уйнап, видео яздырырга һәм алда әйтелгән хештеклар белән социаль челтәрдәге үз битеңә куярга кирәк.
Борын-борыннан татар халкы үз тормышын гармуннан башка күз алдына китерә алмаган. Ә инде “Уйна, гармун!” —нәкъ халык мәнфәгатьләрен берләштерүче, гореф-гадәтләрне тергезүче бәйрәм.
Бу бәйрәмнең гадәти режимда үтәчәгенә бик ышанасы килә, чөнки җылы һәм тере аралашуга барыбыз да сусадык, — ди “Нур” клубы мөдире Раушания Фәезова.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Октябрьский шәһәре.