tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык күңелен ишетәсең килсә
Халык күңелен ишетәсең килсә

Халык күңелен ишетәсең килсә

11 – 13 сентябрьдә Сама­ра шәһәре үзенең 434нче туган көнен билгеләп үтте. Зурдан кузгалгач диптер инде, оештыручылар Халык­лар дуслыгы көнен дә шул программага кертеп җибәр­гәннәр. Һәм сентябрьнең җы­лы матур көнендә узган шә­һәр көне аллы-гөлле милли бизәк­ләргә дә бизәлеп, Самара һәм Тольятти халкының күңел кылларына кагылып узды. Шулай итеп, быелгы Халыклар дуслыгы көне икегә бүленде, дип әйтергә була.

Самараның Куйбышев мәй­­данында узган “Тарих эчен­дә” фестивале кысаларында Самара өлкәсе районнарында иҗат итүче милли коллективлар чыгыш ясады. Ново­куйбышевскиның “Сес­пель” чу­ваш фольклор коллективы, Волж­ский районының “Дубра­вушка” халык ансамбле, регио­наль мордва милли-мә­дә­ни автономиясе каршында эш­ләүче «Вияна» җыр ансамбле, Чапаевскиның «Забава» фольк­лор ансамбльләре һәм башка коллективлар чыгышы үз ти­рәсенә күпсанлы халыкны җыйды.

Ә Халыклар дуслыгы көне­нең төп чаралары Тольяттида узды. Моның сәбәбе дә бар – быел Автоградта беренче автомобиль эшләп чыгарылуның 50 еллыгы уңаеннан Самара өлкәсендә Тольятти елы игълан ителгән иде.

Тольятти Үзәк районының Азатлык мәйданында узган “Без барыбыз да — Россия” дип аталган этно-ярминкәгә кемне дә көчләп китерүче булмады. Бу бәйрәм биредә беренче тапкыр уздырылгангамы, кеше шактый күп иде. Бигрәк тә кечкенә балалар һәм ата-аналар аны үз итте. Мәдәният йорты янындагы скверда алар өчен уеннар һәм кул эшләре буенча остаханәләр оештырылган. Биредә һәр бала этник стильдә уенчыклар һәм рәсемнәр ясады, төрле милләт халыкларына хас булган милли бизәкләрне буяды, беләзекләр һәм муенсалар ясап киде, конкурсларда һәм ярышларда катнашты, призлар белән бүләкләнде…

Мәйданга кергәндә өлкә Халыклар дуслыгы йорты уздырган рәсемнәр күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә. Шенталыдан — Әдилә Гыйлаҗева, Сколково авылыннан — Алсу Хасилова, Малый Толкайдан — Әмин Сәлимов, Ыргыз авылыннан — Алсу Хәлимова, Самараның 65 санлы мәктәбеннән — Эльвира Хәниева, 162 санлы мәк­тәбеннән — Лилия Мостафина һәм Подбельскида яшәүче Камилә Мөрхәбинованың рә­семнәре халыклар дуслыгы темасын яктыртып кына калмаганнар, татар әкиятләренә, татар гаиләсенең көндәлек тормышы темаларына да мөрәҗәгать иткәннәр. Башка милләт ба­лаларының да рәсемнәре күз явын алырлык һәм төрле темаларга ясалган иде.

Мәйдандагы күпсанлы арт-объектлар һәм фотозоналар тирәсендә халык гөжләп тора. Осталар шәһәрчеге, мастер-класслар, конкурс һәм викториналар күңелләрнең милли кылларын чиертү өчен булса, Бөек Җиңү темасына багышланган стендлар һәм чыгышлар сугышта җиңгән төрле милләт халыкларының батырлыгын күрсәтү, яшь буын кешеләрендә патриотизм хисләре тәрбияләү ниятендә эшләнгән. Ә кем бик теләп тә этно-ярминкәгә килә алмаган булса, бәйрәмне интернет аша карый алды.

Ә мәйданның үзәге Тольятти һәм Самара Халыклар дуслыгы йортларында эшләүче милли оешмаларга бирелгән. Күргәзмәләргә куелган милли бизәкле чигешләр һәм паласлар, савыт-саба, милли матбугат үрнәкләре арасында татар өстәле кояш нурларында балкыган җиз самавырлары белән аерылып торды. Янында самавырлар хуҗасы да табылды – Сабирҗан Насыйров 40 еллар чамасы борынгы самавырлар җыю белән шөгыльләнә икән. Ул йөз яшеннән дә узган самавырларны чүплектән дә күтәреп кайтырга озак сорап тормый, бик ошаганы булса, интернеттан да сатып ала, икесе бертөрле булса, алмаша, үзе булдыра алмаса, Казанга илтеп реставрация ясата икән. Кыс­касы, шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Тольятти татар автономиясе рәисе урынбасары Сабирҗан Хәсән улы коллекционер да булып чыкты. Кызганычка, шаулы мәйдан шартларында аның белән әйбәтләп сөйләшергә мөмкинлек булмады, ләкин киләчәктә очрашып, интервью алырга исәп бар.

Тольяттида узган Халык­лар дуслыгы бәйрәме нәрсәсе белән ошады – “выездной” бәйрәмдә элек безгә таныш булмаган коллективларның чыгышларын күреп кайтырга насыйп булды. Үзебезнең “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солистлары Илнур Алтынбаев һәм Искәндәр Әхмәтовның һәм биючеләр төркеменең чы­гышы, Тольяттида татар гаи­ләсендә тәрбияләнеп үскән рус кызы Анастасия Бажу­тованың татар биюе һәм Светлана Исхакованың чыгышы күңелгә ята төште, әлбәттә. Шулай да халык немецларның — “Эрика”, еврейларның — “Минара”, украиннарның — “Днипро”, белорусларның “Купалинка” кебек көчле коллек­тив­ларның (барысы да Тольятти Халыклар дуслыгы йортында шөгыльләнәләр) җыр төркемнәре чыгышларын алкышлар белән каршы алды, хәтта дәртле җыр яңгыраганда, мәйдан алдына чыгып биергә базучылар да булды.

Бәйрәм ахырында без тагын татар күргәзмәсе янында җыелдык. Тольятти татар автономиясе рәисе Ислам хәзрәт Гомәров, аның урынбасары Сабирҗан Насыйров, мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе Алия Мусина һәм Тольяттиның “Идел” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова, чәй эчкән арада, милли оешмаларның бурычлары һәм эшчәнлеге турында сөйләшеп тордылар.

– Татар халкы үзенең мә­дәнияте һәм сәнгате белән горурлана, аны ничек тә булса саклап калуны кирәксенә икән, пассив рәвештә радио һәм телевидениедән җыр тыңлап һәм бию карап утырып кына милләтне саклап калып булмавын аңласын иде. Мөмкин кадәр күбрәк татар яшьләре менә шундый чараларда катнашырга тырышсыннар, үз телебездә аралашсыннар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнсеннәр, башка милләтләр белән ярышып, уздырып та җибәрерлек итеп, чыгыш ясарга омтылсыннар иде. Шулай гына без алга бара алачакбыз. Халкыңның күңелен ишетәсең килсә, җырын өйрән, – дип фикерләре белән уртак­лашты Зөлфия ханым.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*