ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылында “Сөлге җыю” йоласы узды
Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылында “Сөлге җыю” йоласы узды

Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылында “Сөлге җыю” йоласы узды

30 майда Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылында гасырлардан килгән”Сөлге җыю” йоласы узды. Авыл өчен ул гадәти генә чара түгел, ә бөтен авыл халкы да бердәм катнаша торган истәлекле вакыйга.

Әлбәттә, сөлге җыю матур, эчтәлекле, истәлекле узсын өчен авыл урамнарын искиткеч зәвыклы итеп бизәлгән кыңгыраулар таккан, сөлгеләр бәйләнгән җигүле ат кирәк! Менә ничәнче ел инде Мөэмин -Каратайның уңган -булган ир-егете Шәрифуллин Җәдит елдагыча тормыш иптәше Наҗия ханым белән бергәләп үз атларын җигеп, аны тиешенчә бизәп, иртүк мәдәният йорты янына ашыктылар. Җәдит Галиәкбәр улы кечкенәдән атка гашыйк һәм бүген дә атсыз яши алмаган ир-егет!

Шулай итеп гармун моңнары астында быелгы Сабан туена сөлге һәм бүләкләр җыйдылар. Һәр йортның хуҗасы яки хуҗабикәсе алдан билгеле булганча әзер бүләкләрен кулына тотып капка төбенә чыгып каршы алды.

Гармунчы һәм җырчылар Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Мөэмин -Каратай авылы китапханәчесе, танылган шагыйрь Таһир Шәмсуаров, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вәлиәхмәтов Ринат татар халык җырларын башкардылар, милли көйләр уйналды, теләгән авылдашлар дәртле биюгә кушылды. Менә шул рәвешле авылның өч урамын да бәйрәм алды рухы биләп алды. Җыр, моң, гармун көйләре кәефләрне күтәрде. Менә шулай авылны барлап, булачак Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыелды.

Иң беренче чиратта рәхмәтләрнең иң олысы төп оештыручы авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызына. Чөнки бәйрәмгә әзерлекнең төп бурычы авыл башлыгы тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Сөлге җыю йоласында шулай ук бик теләп катнашкан авылдашлар арасында мәдәният хезмәткәрләре дә җиң сызганып үз өлешләрен керттеләр. Аерым алганда Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортының директоры Лилия Вәлиәхмәтова, мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Шәмсуарова, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире, җырчы Ләйсән Шәмсуарова. Шулай ук бүгенге көндә Иске Иштирәк мәктәбендә белем алучы укучылар Рәзинә Мортазина, Динә Шәмгунова, Айзилә Мортазина, Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбе укучысы Камилә Ганиева әлеге йоланы тиешенчә башкарып чыгуда үз өлешләрен керттеләр.

Менә ничәнче ел инде әлеге гореф-гадәтне тормышка ашыруда тамыры белән Мөэмин-Каратайдан булган, бүгенгесе көндә Казан шәһәре телевидениясе хезмәткәре Лилия Вәлиева бик теләп ярдәм итә. Сөлге җыю барышын видеотасмага, фотога төшерә.

Авыл халкы киң күңелле, кунакчыл бит ул! Авылдашларыбыз сөлге җыючыларга җылы сүзләрен кызганмады, тәмле ризык, кайнар чәй белән сыйлады. Аерым алганда Ханнанова Әнисә Атлас кызы, Сафиуллина Резидә, Шәйдуллина Нурия, Габидуллина Фәүзияләргә тирән рәхмәтебезне белдерәбез!

Ниһаять безнең быелгы 2026 елгы Сабан туена авыл халкыннан җыйган бүләкләребез тупланып бетте. 7 июнь көнне Аллаһы насыйп итсә әлеге бүләкләр милли бәйрәмдә катнашкан батырларга, җиңүчеләргә тапшырылачак!

Барыгызны да елына бер килә торган милли бәйрәмгә көтеп калабыз!

Таһир Шәмсуаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*