ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нәтиҗәле очрашулар
Нәтиҗәле очрашулар

Нәтиҗәле очрашулар

Бу көннәрдә «Илһам» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль юнәлешле иҗтимагый оешма җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин эшлекле визит белән Казан һәм Ульяновск шәһәрләрендә булып кайтты. Казанда ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров белән очрашып, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Очрашу кысаларында Тимур Йолдыз улы «Инклюзив кул эшләре» проектын тәкъдим итте. Фикер алышу вакытында татар яшьләре форумы эше һәм башка мәсьәләләр дә каралды. Тимур Йолдыз улы шулай ук социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү Республика ресурс үзәге башкарма директоры Светлана Салмина белән дә очрашу үткәрде. Анда социаль проектлар һәм Татарстан Республикасы Рәисе гранты, катнашу планлаштырылган әлеге грантның барлык үзенчәлекләре һәм максатлары турында сөйләштеләр. Тимур Йолдыз улы нәтиҗәле очрашулар оештырганнары өчен һәркемгә рәхмәт әйтте һәм грантлар конкурсында катнашу мөмкинлеге булдырган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәтен белдерде.

Икенче көнне Тимур Нигъмәтуллин, махсус чакыру буенча, Ульяновск шәһәренә юл алды. Монда да ул шәһәр татар мәдәнияте үзәгендә өлкә милли оешмалары әгъзалары белән очрашып, хезмәттәшлек итү турында сөйләште. Тимур Йолдыз улы «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәмис Сафин белән күреште. Инклюзия юнәлеше буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышканнан соң, Рәмис Фарук улы чаралар уздыру өчен зур актлар залы булган татар мәдәнияте үзәге буйлап экскурсия үткәрде, автономия казанышлары һәм татар язучыларының Ульяновск өлкәсе мәдәниятенә керткән өлеше турында сөйләде. Тимур Йолдыз улы автономия җитәкчесе белән бергә Яңа Беденьга авылында булып, җирле халык белән аралашты. «Яңа Беденьга авылы халкының үз традицияләрен буыннан-буынга тапшыруы бик сөендерә», – диде Тимур Йолдыз улы. Моннан тыш, Ульяновск өлкәсе татар яшьләре активы белән очрашу уздырылды, анда уртак проектлар оештыру мөмкинлеге турында сөйләшеп, уртак планнар билгеләделәр. Тимур Йолдыз улы әйтүенчә, гомумән, очрашулар нәтиҗәле узды, алга куелган максат һәм бурычлар үтәлде – инклюзияне үстерү өчен киләчәк хезмәттәшлек планлаштырыла.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*