tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әби патшаны күрдем
Әби патшаны күрдем

Әби патшаны күрдем

Казанда һәркемнең үзе яраткан урыны бардыр. Минем өчен ул – Кремль.  Ә
Кремльдә – аның территориясендә урнашкан төрле күргәзмә заллары.
Күргәзмә залларының иң яратканы – Санкт-Петербург Эрмитажы филиалы. Бу
көннәрдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Әби патша – Бөек Екатеринага
багышланган күргәзмә эшли.

Патша сарае
“Екатерина Великая. Золотой век России” дип аталган күргәзмә узган ел
көз ачылган булса да, аны карау бәхетенә күптән түгел генә ирештем.
Пандемия сәбәпле бар җирдә аерым  санитар режим, әмма күргәзмә залында
кеше күп иде. Башта, аудиогид булса да, гадәттәгечә, танышу өчен бар
экспозицине тиз генә йөреп чыктым. Шул вакытта музей хезмәткәренең бер
төркем яшьләр өчен бик мавыктыргыч итеп сөйләп аерым экскурсия
үткәргәнлегенә игътибар иттем. Яшь кенә ханым шулкадәр кызыклы итеп
сөйли иде, үзем дә сизмәстән, аларга иярдем.
– Бөек Екатерина “бөек” дип аталса да, буйга бары тик 157 сантиметр
була, – дип, ул патшабикәнең юл күлмәге янына тукталды. – Яшь чагында
биле бик нечкә була, соңрак гәүдәсе шактый калыная, ул аны киңчә итеп
тегелгән кием белән капларга тырыша…
Миңа шушы сүзләр җитте, мин аның күлмәге янында туктап калдым. Бөек
Екатерина шул чак минем өчен дәреслек битләреннән төшеп, экраннардан
чыгып, бөтенләй башка ягы белән ачылды, аның турында күбрәк беләсем
килде. Тиз-тиз  күз атып карап чыккан күргәзмә заллары патша сараена
әйләнде, һәр экспонат телгә килде дияргә була.

Акыл иясе
Оятыма каршы, Россия империясе тарихын мин укыту программасыннан тыш
аерым өйрәнмәдем, ә бит, җентекли башласаң, ул шулкадәр кызыклы. Әби
патша исә, татар халкы өчен тарихта аерым урын алып тора. Казан буйлап
экскурсиядә булганда, Мәрҗәни мәчете төзелешенә тукталгач, аны салырга
рөхсәтне, Казанга килгәч, Әби патша биргән диячәкләр. Манарасы биеккә
күтәрелә башлагач, ник татарлар мәчетләрен биек итеп сала дип, патшага
җиткерелә. Әби патша, җир минеке, бирдерттем, әмма күкләргә мин хуҗа
түгел, тыя алмыйм дип җавап биргән диячәкләр. Бу сүзләр Екатерина II
акыл иясе һәм җор телле булганлыгын күрсәтә.Татарлар һәм Идел буендагы
башка рус булмаган милләтләрнең хәле ул патшалык иткән вакытта бераз
җиңеләя. Моңа этәргеч булып, әлбәттә, аның Казанга  сәяхәте тора.

Күзгә күз карашып
“Эрмитаж-Казан” үзәгендәге күргәзмә Казан өчен махсус тупланган
экспонатлардан тора, барлыгы 555 әйбер тупланган. Шуларның 25е Эрмитаж
тарафыннан беренче тапкыр күрсәтелә. Патшабикә – Бөек Екатеринага
кагылышлы күргәзмә Европа илләрендә Россиядән килә торган иң популяр
күргәзмәләрнең берсе, моны белү, аңлау һәм үземнең шушы күргәзмә буйлап
йөрүем, әлбәттә, дулкынландырды.
Казанга Әби патша 1767 елның 26 маенда Идел буйлап галерага утырып килә.
Бу аның үз биләмәләренең  күрү өчен Симбирскига хәтле булган сәфәренең
бер өлеше. Патшаны сәфәргә  2 мең кеше озата килә. Иделнең җәелгән чагын
туры китереп чыккан дүрт зур галерадан торган патша флоты  Кремль
стеналары янына ук килеп туктый. Казан буйлап аның өчен махсус ясатылган
каретага утырып йөри.   Бу карета күчермәсен җәяүле Бауман урамында
күреп була. Каретага 8 ат җигелгән була, карета үзе 6 метр озынлыкта,
биеклеге 3 метрга якын, арткы тәгәрмәче диаметры 1 м 80 см. Аны атка
атланган губернатор, гаскәриләр озата барган. Казанда Әби патша 5 көн
тора, бик ошата, аның турында, Россиядә, Мәскәүдән кала, икенче урындагы
кала дип әйтә.
Күргәзмәдә йөргәндә боларның барысын күз алдына китереп йөрисең, чөнки
бар җирдә аның шәхси әйберләре, гаҗәеп осталык белән ясалган
портретлары. Портретларда ул гына түгел, аның чордашлары – якыннары. Һәр
портрет янында диярлек, шул исәптән  Әби патша белән, күзгә-күз карашып
озак тордым.

Рөхсәт
Булачак Әби патша Пруссиянең Штеттин дип аталган кечкенә генә бер
шәһәрендә 1729 елның 2 маенда туа, Россия белән 34 ел идарә итеп, 1796
елның 26 ноябрендә 67 яшендә үлә. Европача киң карашлы, алдынгы фикерле
Екатерина II  идарә иткән елларны Россиянең алтын чоры дип атыйлар.
Татар тарихына ул  Әби патша дип керә. Күргәзмәдә аның инде олыгайган
вакытта ясалган портреты бар. Екатерина II  ул рәсемдә безнең күз алдына
гап-гади  әби күк килеп баса. Патшабикәбез күпне күреп озын гомер
кичергән әбиләр күк бераз арган, әмма йөзе мөлаем, яратып карый белә
торган күзләрендә тирән акыл чагыла.
Шул портрет каршында аның боерыгы белән рус теленә тәрҗемә ителгән
Коръән китабы. Мөселман дине нинди була икән ул дип, кызыксынып, тәрҗемә
итүне махсус куша ул. Аңа кадәр мөселман дине нык кысрык- лана.
Елизавета Петровнаның 1742 ел фәрманында Казан губерниясендәге бар мәчетләрне җимерү боерыгы бирелә. 536 мәчетнең 418 җимерелгән диләр. Әби патша исә, үзе
өчен ят динне башта өйрәнә, аңлый, аннан дин тотарга, Казанда таш мәчет
салырга рөхсәт бирә. 1763 елда татар сәүдәгәрләре хокуклары рус
сәүдәгәрләренеке белән тигезләшә. Казаннан киткәч, ул Болгарга туктый.
Пётр I тарих өчен сакларга кушкан Болгар шәһәре биналарының җимерелгәнен
күреп борчу белдерә.

Тагын кайчан килер?
Күргәзмәдә күргәннәрне сөйләп тә, язып та аңлатып булмый. Аны барып
күрергә кирәк. Әби патша 14 апрельгә хәтле кабул итә. Казанга тагын
кайчан килер ул? Бүтән кабатланмас дип уйлыйм. Бу Эрмитажның Казанга
алып килгән 21нче күргәзмәсе, ә Бөек Екатеринаның Казанга икенче килүе.
Екатерина II Бөек исеме ала.  Россияне ул чактагы  алдынгы Европа илләре
рәтенә бастыра, ә  татар өчен  Әби патша дәрәҗәсенә менә.
Тарих ул бит бик кызык- лы, аның без белмәгән әллә никадәр серләре бар
әле. Мәсәлән, Әби патшаның бүгенге пандемиягә каршы чараларга кагылышы
да бар икән. Үзлектән тирән белем алган, фәнни ачышлар белән
кызыксынучан патшабикә, халыкны кыра торган үтә куркыныч йогышлы кызамык
чиренә каршы прививка ясауны кертә. Россиядә аңа хәтле кызамыкка каршы
тора алмыйлар. Лондон исә инде ул вакытта ук вакцина ясап котылу ысулын
тапкан була. Беренче булып патшабикә үзенә прививка ясата. Ул аны
башкаларга күренеп торсынга, калганнар да курыкмый ясатсынга сул кул
беләгенә ясата, Англиядә исә кешенең арт ягына ясый торган булалар.
Безнең һәрберебездә сул беләктәге кызамыктан ясалган вакцина эзе Әби
патша истәлеге. Йортларга номер сугуны да, урамнарга исем бирүне дә ул
кертә. Һәм башкалар, һәм башкалар – тарих ул шундый, казый башласаң төбе
юк. Әби патша исә, Россия өчен аерым урында тора.

Шәмсия Хәлимова.
Автор фотолары.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*