tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң – өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте
Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң – өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте

Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң – өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте

8 нче апрель көнне Башкортстанның Кушнарен районы Иске Тукмаклы авылында «Туктама моң – өзелмә җыр» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Авылның үзешчән җыр һәм бию коллективлары тырышлыгында оештырылган бу матур мәдәни чарага бөтен авыл халкы җыелды. Чараны оештыруга җирле «Ак калфак» оешмасы үз тырышлыгын салды, җитәкчесе – Ирина Аюпова.

Тамашачыларга татар халкының борынгы йолаларын, Сабан туй күренеше, «Башмагым» спектакеленнән өзек, моңлы җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде. Теләүчеләргә кул осталар әзерләгән калфаклар һәм куляулыклар сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Бу матур чарага Уфадан кунаклар да килде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллек җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галлямов, шагыйрә Дилә Булгакова, язучы Динә Морзакаева һәм
«Сәхибҗамал» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Флүзә Назарголова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*