tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конференция халкыбызның бердәмлеген күрсәтте
Конференция халкыбызның бердәмлеген күрсәтте

Конференция халкыбызның бердәмлеген күрсәтте

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы 8 нче отчет-сайлау конференциясе узды. Анда өлкә һәм шәһәр районнарыннан сайланган 145 делегат, шулай ук Губернатор администрациясе, шәһәр хакимияте, федераль татар автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашты.

Конференцияне автономия рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул милли оешманың власть органнары белән аңлашып, кулга-кул тотышып эшләп, мәгариф белән мәдәниятне саклап калып үстерү юнәлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте. Аннары делегатлар соңгы елларда бакыйлыкка күчкән күренекле милләттәшләребезне бер минут тынлык белән искә алдылар. Фәһимә Сәйфуллина, Дамир Шарипов, Ханәфи Рамазанов, Эдуард Ганеев һәм Равил Шәфигуллин турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак, диде Рамис Фарук улы. Ә өлкә Губернаторының беренче урынбасары Александр Костомаров Россиядә иң яхшылардан саналган автономиябез эшчәнлегенә югары бәя биреп, Рамис Сафин белән Рифгать Ахмедулловка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Хәзер безнең алдыбызда 2022 елның июнендә Ульяновскида узачак 21 нче федераль Сабантуйга ныклап әзерләнү бурычы тора, диде ул. Өлкәнең элеккеге Губернаторы Сергей Морозов та төбәк татарларын әйдәп баручы Рамис Сафин белән Рифгать Ахмедулловка рәхмәтләрен җиткерде. Дәүләтебезне булдыруга зур өлеш керткән татар халкының тарихта үз урыны һәм роле бар, хәзер татарлар бизнеста, сәясәттә, тормышның барлык тармакларында да актив катнашалар, диде Сергей Иванович. Ә өлкә автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин Димитровградта – 22 нче татар мәктәбен, Ульяновскида – Татар мәдәният үзәген, Николаевка районы Зур Чирекле авылында – яңа мәктәп һәм балалар бакчасы, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында яңа мәдәният йорты ачуда, шулай ук “ТНВ” корпунктын булдыруда ярдәме, “Чишмә” тапшырулары белән “Өмет” газетасын өлкә бюджетыннан финанслау чарасын күрүе өчен Сергей Морозовка олы рәхмәт сүзләрен юллады. Александр Костомаров белән Сергей Морозов Ульяновскиның 20 нче “Искринка” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фасхутдиновага һәм Ульяновск районы Большие Ключищи мәктәбенең татар теле укытучысы Венера Шариповага Рәхмәт хатлары, автономия активистларына “Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан” дип исемләнгән истәлек билгеләрен тапшырдылар. Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, федераль татар автономиясе җитәкчесе Илдар Гильмутдинов та өлкә татар автономиясенә һәрьяклап ярдәм итүе, һәрвакытта да терәк һәм таяныч булуы өчен Сергей Морозовка рәхмәт белдерде. Ул якын арада төбәгебездә татар телен саклап калып үстерү буенча “юл картасы” булдырырга тәкъдим итте. Федераль законда бернинди чикләүләр юк, димәк, бөтен нәрсә мәктәп директорларыннан, ата-аналардан һәм үзебездән тора, диде депутат. Илдар Ирек улы милләттәшләребезне переписьтә актив катнашырга, татар булып язылырга, милли эшләргә яшьләрне күбрәк җәлеп итәргә өндәде. Ә делегатлар аңардан Ульяновскида “Болгар” радиосын тыңлау һәм “Чишмә” тапшыруларын карау мөмкинлеге булдыруда ярдәм сорадылар. Илдар Гильмутдинов Димитровградның “Ак калфак” оешмасы рәисе Римма Афандееваны, Инза районыннан Илүзә Коломакны һәм Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданованы ФНКАТның Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхат Латыйпов делегатларны сәламләп, узган елда “Милләт җыены”нда кабул ителгән мөһим документ – “Татарлар – гамәлләр стратегиясе”нең төп юнәлешләре белән таныштырып үтте. Ул милләттәшләребезне май-июнь айларында Казанда үтәчәк татар хатын-кызлары һәм мөселман дин әһелләре форумнарында актив катнашырга чакырды. Конгресс вәкиле татар автономиясенең Чынлы бүлекчәсе рәисе Тәлгать Идиатулловка һәм Ульяновск районы татарлары лидеры Марат Авхадиевка – конгрессның “Татар халкы алдындагы олы казанышлары өчен” медален, Карсун районыннан Лекман Зиннюровка, Вешкайма районыннан Галия Феткулловага һәм Майна районыннан Айрат Голяковка – Рәхмәт хатлары, мәдәният үзәгенең татар халык театры режиссеры Гөлия Салахутдиновага, 17 нче китапханәнең татар бүлеге мөдире Гөлфия Сәмигуллинага һәм “Булгар” ансамбле сәнгать җитәкчесе Алсу Туктаровага Татарстан культура министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Автономия тарафыннан биш ел эчендә башкарылган эшләр турында “Ульяновск татарлары тормышыннан берничә мизгел” исемле видеофильмны караганнан соң, мохтарият җитәкчесе Рамис Сафин өлкә мәктәпләрендә ана телен өйрәнү мәсьәләсенә тукталды.

“Моннан берничә ел элек кенә әле Ульяновск өлкәсе мәктәпләрдә татар телен укыту күрсәткече буенча Россия регионнары исемлегендә беренче бишлеккә керә иде. Ә хәзер беренче ун төбәк исемлегендә без. Моның сәбәбе билгеле – ата-аналар ана теле итеп рус телен сайлыйлар. Шуның аяныч нәтиҗәсе буларак бик күп мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен каралган сәгатьләр һәм дәресләргә йөрүче балалар саны сизелерлек дәрәҗәдә кимеде. Мисал өчен, Барыш районы Калда мәктәбендә татар теле атнасына 0,5 сәгать керә. Ә Николаевка районы Татар Сайманы мәктәбендә ана теле өчен 1 сәгать каралган. Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты өчен нибары 0,5 һәм 0,25 сәгать билгеләнгән. Чардаклы район үзәге мәктәпләрендә татар балалары шактый гына булса да, ана телен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудырылмаган.  Ульяновскиның 55 һәм 64 нче мәктәпләрендә дә татар теле үги бала хәленә калып бара. Без – автономия, моның белән һич тә килешә алмыйбыз. Бүген безнең алдыбызда ата-аналар арасында аңлату эшләрен киң күләмдә алып бару бурычы тора. Алар газиз балаларын туган телне өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәсеннәр иде. Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен камил белгән уллары һәм кызлары үсеп җиткәч, үзләренә бары тик рәхмәт кенә әйтәчәкләр бит”,- диде автономия рәисе.

Рамис Сафин агымдагы елның сентябрь аенда узачак перепись – халык санын алу вакытында актив булырга, милләттәшләребез арасында аңлату эшен киңрәк җәелдерергә чакырды. Бергә булыйк, бердәм булыйк, татар булып язылыйк, диде ул, делегатларга мөрәҗәгать итеп.

Аннары Тәлгать Идиатуллов автономия ревизия комиссиясенең отчет доклады белән чыгыш ясады. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үзенең эшчәнлеген спонсорлар ярдәмендә һәм дәүләт органнары тарафыннан бүлеп бирелгән грантлар акчасы хисабына алып бара, диде ул.

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагының эшчәнлеге һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә ирешкән уңышлары белән таныштырып үтте. Укучыларыбыз төрле олимпиадаларда, фестиваль-конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар һәм ЕГЭны уңышлы тапшырып югары уку йортларына керәләр, диде ул. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов 31 еллык тарихы булган милли басманың Губернатор һәм өлкә Хөкүмәте ярдәмендә чыгып килүе турында сөйләде һәм газетаны таратуга зур өлеш кертүче меценатларга рәхмәтләрен ирештерде. Иске Кулаткы районы башлыгы, татар автономиясенең район советы җитәкчесе Лилия Богданова татар төбәгенең милли һәм мәдәни тормышына тукталды. Узган елда өлкә гранты хисабына “Дуслык такыясы” дип исемләнгән милләтара бәйрәм үткәрдек, районның туган якны өйрәнү музее базасында Халыклар дуслыгы йорты ачтык һәм “Күмәк көч”ебезнең 90 еллык юбилеен билгеләп үттек, диде район башлыгы.

Конференция делегатлары өлкә татар автономиясе тарафыннан биш ел эчендә башкарылган эшләрне канәгатьләнерлек дип таптылар һәм 114 кешедән башкарма комитетның яңа составын сайладылар. Башкарма комитетның беренче утырышында Рамис Фарук улы Сафин бертавыштан 2021-2026 елларга автономия рәисе итеп сайланды. Утырышта шулай ук 27 кешедән автономия президиумы сайланды һәм оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча бүлек җитәкчеләре билгеләнде. Автономия рәисенең урынбасарлары да мәгълүм. Менә алар: Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов һәм Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәнис Заббаров.

Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган милләт җыены халкыбыз гимнын – Габдулла Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

Исхак Хәлимов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*