tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Бәйрәкә тарихына багышланган китапны тәкъдим иттеләр
Татар конгрессында Бәйрәкә тарихына багышланган китапны тәкъдим иттеләр

Татар конгрессында Бәйрәкә тарихына багышланган китапны тәкъдим иттеләр

Күптән түгел Татарстан Республикасы Ютазы районының мәшһүр авылы Бәйрәкә тарихына багышланган китап дөнья күрде. Бүген, 14 апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында әлеге китапны тәкъдим итү чарасы узды. Китап презентациясендә әлеге проектның җитәкчесе – “Агромир” оешма җитәкчесе Сирин Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Бөтендөнья татар конгрессының киңәшчесе Ринат Закиров, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, галимнәр, ММЧ катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Җитәкче билгеләп үткәнчә, әлеге китапның презентациясен Конгресс бинасында үткәрү табигый хәл.

“Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре узды. Әлеге җыен кысаларында 1000нән артык китап Президентыбызга тәкъдим ителде. Ул хезмәтләр, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең иҗат җимешләре бары тик Бөтендөнья татар конгрессының фондында сакланып килә”, – диде ул.

Китапның авторлары – төбәк тарихчылары Әсгать һәм Миләүшә Закировлар һәм Бәйрәкә авылы музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева, үз чиратында, китапны язу тарихы белән таныштыры. Билгеле булганча, әлеге хезмәтне гамәлгә ашыру 10 ел дәвам итте. “Авыл халкы әлеге эшне хуплагач, Сирин Әхәтович (“Агромир” оешма җитәкчесе Сирин Галиев. – Автор искәрмәсе) ярдәме белән без бу проектка алындык. Бәйрәкә тарихы Рәсәй Дәүләт Борынгы Актлар Архивы, Татарстан Республикасының Дәүләт Архивы, Башкортостан Республикасының Дәүләт Архивы, Самара өлкәсе Дәүләт архивы, Бөгелмә, Азнакай, Баулы архивлары, Бәйрәкә авылы музее һәм китапханәсе, Акбаш авылы музее материалларына нигезләнеп торгызылды”, – диде Әсгать Закиров.

Шушы материаллар нигезендә авторлар авылга нигез салуның төгәл датасын ачыклаганнар. Ул 1749 елның 9 сентябренә туры килә.

Бөтендөнья татар конгрессының кинәшчесе Ринат Закиров сүзләренә караганда, Закировлар гаиләсе һәм Бәйрәкә авылы музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева әлеге проектка бик җитди килгәннәр. “Китапны кулга алгач, аны уку теләге табигый”, – диде ул. Киңәшче Татар конгрессының әлеге юнәлештә актив эш алып барганын да ассызыклады.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*