tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай китапханәсендә Роза Туфитуллованың китабы белән таныштылар
Аксубай китапханәсендә Роза Туфитуллованың китабы белән таныштылар

Аксубай китапханәсендә Роза Туфитуллованың китабы белән таныштылар

Басма авторы – ТРның җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист, язучы, якташыбыз Роза Туфитуллова. Чара «Без Тукайлы, без Туфанлы халык» циклы кысаларында үтте. Бу китап китапханә фондына: «Аксубай районының төп китапханәсенә иң изге теләкләр белән, уңышлар теләп Роза Туфитуллова» автографы белән керде.

Тәкъдир итүдә катнашучылар якташыбызның иҗаты һәм тормышы турындагы слайдлар карадылар, аның иҗтимагый эшчәнлеге турында Шәүкәт Нургалиев сөйләде.

Роман татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның илһам алиһәсе булган Гөлсем Камалованың тормышына һәм язмышына багышланган. Ул Санкт-Петербургта Бестужев исемендәге югары курсларны тәмамлый, милли-сәяси хәрәкәтләр яклы була, 1912 елгы Балкан сугышында үз теләге белән шәфкать туташы сыйфатында яралыларны дәвалауда ярдәм итә. Аңа Габдулла Тукай, Фатыйх Кәрим, Йосыф Акчура, Фатыйх Әмирхан, Муса Бигиев, Гаяз Исхакый, Ибраһим Нуруллин, Атилла Расыйх, Мостафа Ногман һәм башка күп кенә күренекле шагыйрьләр һәм язучылар белән аралашырга насыйп була.

Китап өстендә эшләү бик катлаулы булган. Автор, Гөлсем Камалованың образы төгәл һәм тулы булсын өчен, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт кылып, тарихчылар, әдәбиятчылар белән очраша, документаль чыганакларны өйрәнә.

Китапны тәкъдир итү бик кызыклы узды, катнашучыларда китапны уку теләге уянды. Аларга, һичшиксез, башка китап укучылар да кушылачак.

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*