Коронавирус пандемиясе сәбәпле, узган елда Түбән Новгород өлкәсенең Пашат белән Семочки арасында яткан шәһитләр истәлегенә Хәтер көне үткәрелмәде. Быел, эпидемиологик вазгыять уңайсыз булса да, бу ике авылның мәхәллә әгъзалары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе, краснайлы Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов, пашатлы Мөхтәр Арифуллин белән Фәрит Ислямовтан торган оештыру комитеты, җирле хакимияттән рөхсәт алып, шушы изге чараны 24 июльдә үткәрде.
Бу көнне иртән Пашат һәм Семочкиның бер төркем мөселманнары имамнары җитәкчелегендә ике авыл арасында урнашкан мемориаль комплекска тәкбир әйтеп килде. Аларны анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең Идел буе федераль округы буенча тулы вәкаләтле вәкиле, өлкә Алемнар шурасы җитәкчесе Мөнир хәзрәт Бәюсов, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, К.Октябрь районы хакимияте вәкилләре һәм башка күренекле җәмәгать эшлекләре каршы алды. Комплекс территориясенә керер алдыннан, волонтерлар кунакларның тән температураларын үлчәде, аларны антисептик һәм битлекләр белән тәэмин итте. Эчкә узып, халык хәер-садакаларын тапшырды.
Хәтер көне чарасын Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы, Пашат мулласы Марат хәзрәт Салахетдинов алып барды һәм беренче итеп сүзне җирле район башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясовка бирде. Шушы туганлык каберлегендә яткан шәһитләрне яд итәргә килүчеләрне ул җылы сәламләп, киләчәктә шундый фаҗига кабатланмасын дигән теләктә калды.
Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр ага Хәсәнов үз чыгышында бу мөһим һәм изге чара оештыручыларны билгеләп үтте, хак динебезне үстерергә, аның кыйммәтләрен сакларга кирәк, диде.
Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдинның кайнар сәламен Мөнир хәзрәт һәм Җәфәр хаҗи җиткерделәр, бу вакыйганың тарихын искә алдылар. Яңа властька каршы баш күтәрүчеләрнең фетнәсен тыйганда, ярты йөздән артык атып үтерелгән шәһитләрне, шул исәптә дин әһелләрен онытырга хакыбыз юк, дип белдерделәр хөрмәтле кунаклар.
Гаяз хәзрәт Закировның чыгышы, һәрвакыттагыча, ялкынлы булды. Өлкәбезнең рухи лидеры 102 элек килеп чыккан, бүгенге буынга тискәре сабак һәм җан өзгеч мирас булып калган фаҗигале вакыйганың ислам диненә тәэсире, аның әһәмияте турында сөйләп үтте һәм шушы җирдә яткан шәһитләр рухына хәтем-догасын багышлады.
Өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил абый Салихҗанов уңайсыз эпидемиологик вазгыять булуга да карамастан, Хәтер көнен оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, киләчәк буында толерантлык сыйфатлары тәрбияләү йөзеннән, бу традицияне ел саен үткәреп килергә өндәде.
Семочки мәчете имамы Рәшит хәзрәт Хайретдинов ул җитәкләгән мәхәллә территориясендә рухи традицияләрне ныгытуга башкарылган гамәлләрне билгеләп үтте.
Хәтер көненең икенче өлеше Пашат мәчетендә үтте. Берничә дистә җирле мөселман Гаяз һәм Мөнир хәзрәтләрнең эчтәлекле вәгазьләрен тыңлады, аларның җитәкчелегендә өйлә намазын укыды.
Аннары рухи лидерлар, мәчет картлары һәм бер төркем пашатлылар беренче катта корылган табынга узды. Аш мәҗлесе нәзер корбаны чалган Рушат Халит улы Хәсәнов тарафыннан оештырылган иде. Аның хәләл җефете Зөлфирә һәм якыннары өстәлләрне хәстәрләп йөрде. Шушы изге гамәлне Рушат әфәнде беренче мәртәбә генә башкармый икән. Ә бу корбан итенең бер өлешен Хәсәновлар мохтаҗ якташ-авылдашларына да тараткан.
Мәҗлесне алып барган Гаяз хәзрәт тагын бер тапкыр 1919 ел корбаннарын хәтем-дога белән искә алды, якты рухларына Коръән укыды. Шулай ук сүз табынның түрендә урын алган Җәфәр хаҗи һәм Татарстанның мәшһүр автор-башкаручысы, халык артисты, Шөбиле кияве булган Мирсәит Сөнгатуллинга да бирелде.
Җәфәр хаҗи милләттәшләрен һәр мәсьәләдә бердәм булырга, авылларда дини традицияләрне, рухи йолаларны сакларга чакырды, ә Мирсәет әфәнде Хәтер көненнән алган тәэсирләре белән уртаклашты, оештыручыларның хезмәтен югары бәяләде һәм Татарстанда алып барган эшчәнлеге турында сөйләде.
Мәҗлес ахырында өлкә имамнары, табын кунаклары аның хуҗасы Рушат Халит улына шушы изге гамәле өчен чиксез рәхмәтләрен белдерде, чалынган корбанын Ходай Тәгалә кабул итеп алсын иде, дигән теләктә калды.
Илнар САДЕКОВ.
Автор фотолары.
“Туган як” газетасы