tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Десантчылар бәйрәм итте
Десантчылар бәйрәм итте

Десантчылар бәйрәм итте

2 августта бөтен Россия буенча һава-десант гаскәрләренең 91 еллыгы билгеләп үтелә. Мамадыш десантчылары да бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Районда 112 ВДВ ветераны исәпләнә.

Бу көнне, Мамадышның 20 дән артык ветераны зәңгәр биреттан һәм тельняжклардан киенеп, флаглар белән бәйрәмгә җыелды. Иң беренче котлау сүзләрен Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Сенкевич җиткерде. Ул ветераннарга Ватанга хезмәт иткән, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Котлау сүзләре белән шулай ук ВДВ ветераннары Виктор Лазутин, Фәнил Гыйззәтуллин чыгыш ясадылар.

Десантчыларның күңелгә кереп калырлык бер яхшы гадәтләре бар. Ел саен, Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына йөри.

“Мин үзем бәйрәмне 30 елдан артык билгеләп үтәм. Пандемия белән бәйле рәвештә, быел Десантчылар берлеге тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтү белән балалар приютларына бара алмады әле. Әмма балалар, безнең ярдәмнән башка калмаячак – дип билгеләп үтте Мамадыш районы Десантчылар берлеге рәисе Фәнил Гыйззәтуллин.

ВДВ ветераны Виктор Лазутин, быел үзенең армиядән кайтуының 50 еллыгын билгеләп үтте. Парашюттан, 1500 м. биеклектән сикерүен, аннан төшкәндәге кичерешләрен дә сөйләде. Ә менә Алмаз Галимбековның бу беренче бәйрәме. Ул да, үзенең ветераннар сафына килеп, бәйрәм итә алуына шатлыгын яшерми.

Бу изге җанлы ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ балаларны шулай шатландырганнары өчен, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, күп еллар бәйрәмнәрен шатланып каршы алуларын теләп калабыз! Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!

Рәисә Муллахмәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*