tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли музеенда татар күн мозаикасы серләрен ачачаклар
Татарстан Республикасы Милли музеенда татар күн мозаикасы серләрен ачачаклар

Татарстан Республикасы Милли музеенда татар күн мозаикасы серләрен ачачаклар

«Бизәкле татар күне: һөнәрчелек, традицияләр, сәнгать» күргәзмәсе кысаларында бу теманы тагын да тирәнрәк ача торган чаралар узачак. Музейга килүчеләр Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы мөгаллиме мастер – классында була алачак, лекцияләр тыңлаячак.

Мастер- класслар күн мозаикасы күргәзмәсе территориясендә пәнҗешәмбе көннәрендә – 12 августта 16.00 дә, 26 нчы августта 14.00 дә, якшәмбе көннәре – 8, 15, 29 нчы августларда сәгать 12.00 дә булачак. Мастер – классны Екатерина Куратова уздырачак. Мастер – класста катнашучылар саны чикле – 10нан артык кеше булмаска тиеш, шуңа күрә катнашу өчен алдан язылу мөһим.

Татар күн мозаикасы серләре белән танышу күннән бизәк ясауның төп ысулларыннан башланачак. Икенче этапта бизәкләрне кушу өчен файдаланыла торган гади инструментлар белән таныштырачалар. Мөгаллим кушылу урынын бизәп торучы атаклы Казан җөен күрсәтәчәк. Сез казан жөе төрләрен, аның өчен нинди җепләр кулланылуың, татар күн мозаикасы өслегендә ничек итеп тылсымлы шнур барлыкка килүең курәчәксез.

«Бизәкле татар күне: гасырлар мирасы һәм заманча милли бренд» лекциясе 12 августта сәгать 14.00 дә булачак. Лекцияне ТР Милли музее генераль директоры урынбасары, сәнгатьче, «Бизэкле татар күне» китабы авторы Лилия Саттарова укыячак. Лектор чыгышын музей тупланмалары фондларыннан өстәмә материаллар белән тулыландырачак, орнамент декоры ысуллары, һөнәрчелек традицияләре турында сөйләячәк. Сөйләшү барышында бизәкле татар күненең хәзерге вакытта үсеше, аның ничек милли брендка әверелүе турында да сүз булачак.

Мастер-класс һәм лекциягә музей билеты буенча кереп була. Тулырак мәгълүматны (843) 590-00-50 телефоны буенча белергә һәм язылырга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*