tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан татар яшьләре татар мәдәнияте белән кызыксына
Әфганстан татар яшьләре татар мәдәнияте белән кызыксына

Әфганстан татар яшьләре татар мәдәнияте белән кызыксына

Бүген ике студент – Корбан Назар Назари һәм Сакиб Таҗетдин Бөтендөнья татар конгрессына килде. Алар икесе дә Әстерхандагы дәүләт техник университетында белем ала. Егетләр , шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Әфганстан татарлары өчен оештырган онлайн-курсларында татар телен өйрәнәләр.

Әфганстан татар яшьләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров кабул итте. Яшьләр Әстерханда Россия бүлеп биргән квота нигезендә белем алулары, татар тарихы, татар мәдәнияте белән кызыксынулары һәм тирәнрәк белергә теләүләре хакында җиткерде. Казанны бик ошатуларын, монда аларны җылы каршы алулары хакында әйттеләр.

Данис Шакиров яшьләргә Болгарга барып, татарларның тарихи эзләре сакланган урыннарны күреп кайтырга, Кырлайга барып, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән танышырга тәкъдим итә. Очрашу ахырында татарлар тарихына багышланган “Татар дөнья” китабын да бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашында Әфганстан татарлары белән берничә тапкыр телекүперләр оештырылды. Аның нәтиҗәсе буларак, хәзер татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен онлайн-курслар да оештырылды. Моңарчы Әфганстанда татарлар бала туганнан соң, туу турындагы таныклыкка үз милләтен татар дип яза алмады. Чөнки алар милләт буларак Конституциягә кертелмәгән һәм электрон вариантта андый графа юк иде. Татарстан ярдәме белән әлеге мәсьәлә уңай хәл ителде. Хәзерге вакытта Әфганстанның 14 ләп провинциясендә 700 меңнән артык татар яшәггәне мәгълүм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*