tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булып китте
Кукмара районында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булып китте

Кукмара районында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская булып китте

Кукмарага танылган композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская килде. Очрашуда аккалфаклылар да катнашты. Татарстан Республикасының атказанган балет артисткасы Кукмара туган якны өйрәнү музеена, үзәк китапханәгә, балалар музыка мәктәбенә, Зур Сәрдеккә 400гә якын җыр һәм 18 спектакль кергән әнисе турындагы китап һәм дискларны бүләк итте. Шулай ук кунак әти-әнисенең тормыш юлы, иҗат турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Әлфия Газиз кызы 96 яшендә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә: китаплар яза, очрашулар үткәрә. Аның сүзләренә караганда, Сара Садыйкованың мирасы тарихта калырга лаек.

«Ул аралашучан, хезмәт сөючән булды, үз халкын, мәдәниятен яратты. Халык мине үстерде, ди иде. Аның 65 еллык иҗат юлы – ул халкы белән үткән юл. Әни Көнбатыш Европа һәм рус классикасы белән бик яхшы таныш иде, әмма милли колоритны югалтмады, һәрвакыт татар халкының кызы булып калды. Ул башкорт, рус халыкларының дусты иде. Аның “Минем Россия”, “Россия, безнең уртак язмыш”, “Юрий Гагарин”, “Девятай” һәм башка җырлары шул хакта сөйли. Әни авылларны бик яратты. Йөзгә якын җыры район һәм авыллар турында. Алар арасында сезнең районның Зур Сәрдек авылына багышланган җыр да бар. Ә менә туган шәһәре Казан турындагы җырлары бары тик сигез генә. Тугач, аны бик матур көнчыгыш исеме белән Бибисара дип атаганнар. Вакытлар узу белән “биби” фарсы приставкасы юкка чыга, һәм Сара гына кала. Мин аның иҗади мирасын сакларга тырышам. Моның өчен республика китапханәләрен һәм музейларын сайладым. Әнинең иҗаты турында беренче китап 1986 елда чыга. Кызганычка каршы, аңа бу көнне күрү насыйп булмады. Ул елларда барлыгы ничә китап нәшер ителүен хәтерләмим, әмма газета, журналлардагы статьялар белән – 143», – дип сөйләде кунак.

Белешмә: Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә туа. Композитор буларак ул 400гә якын җыр, 30лап спектакль һәм музыкаль комедияләргә көй язган. Әлеге әсәрләр татар театрының классикасына әверелгән. Ул – Татар АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Габдулла Тукай исемендәге Татар АССР дәүләт премиясе лауреаты (1990, үлгәннән соң).

 Алсу Гатауллина, Кукмара

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*