Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кыргызстанда эш сәфәрендә.
Эш сәфәре кысаларында ул «Кыргызстан халыклары ассамблеясе» ассоциациясе Советы рәисе Медер Рахман белән очрашты.
Очрашу барышында мәдәни һәм милли яшьләр проектлары өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары, шулай ук Кыргызстандагы татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү мәсьәләләре каралды.