2024 елда Сергачтагы «Татар радиосы – 91,4» студиясе татар милли үзәге җитәкчесе
Фәрит Аймалетдинов өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын уздыру
инициативасы белән чыккан иде һәм съезд Кызыл Октябрь округы
администрациясе, округ мәгариф бүлеге ярдәме белән соңгысының актлар залында
узды.
Үткән елда Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә узган II
съездда мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова эстафетаны Сафаҗай мәктәбе
директоры Рамил Мусинга биреп, аңа символик кубок тапшырды һәм 6 май көнне
III съездны Сафаҗай мәктәбе кабул итте.
Съездның беренчесенә өч дистәдән артыграк кына мөгал- лимнәр һәм хезмәт ветераннары җыелган булса, быелгысында делегатлар саны күпкә артык иде – үткән еллардагы
тәкъдимнәрне исәпкә алып, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, китапханә
мөдирләре дә чакырылган.
Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы вәкилләре, Пильна округы җитәкчеләре, ә делегатлар арасында Татарстанның Питрәч, Чувашстан Республикасының Комсомол районы мәгариф хезмәткәрләре дә бар иде. Димәк, бу съезд регионара статусын алды дияргә була инде.
Делегатларны һәм кунакларны, регистрация узгач, мәктәп укучылары бик матур итеп,
җыр- бию белән сәламләде. Аннары директорның тәрбия буенча урынбасары Зөлфия
Зарипова җитәкчелегендә мәктәп буенча экскурсия оештырылды.
Мәктәп үткән елның январенда “Мәгариф” милли проект кысаларында эшләнгән капиталь
ремонттан соң ачылган, заманча җиһазландырылган. Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп искиткеч, анда белем алучы балалардан ак көнләшү белән көнләшеп куясың хәтта.
Экскурсиядән соң делегатлар актлар залына җыелгач, Россия гимны белән башланган
съездны Фәрит Летфуллович ачып җибәрде һәм өлкә татар автономиясе рәисе
Мирзәхләм Абдулганиев, Пильна округы җитәкчесе урынбасары Наталья Любаева,
Рамил Мусин һәм Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең татар теле
укытучысы Фаилә Таҗетдиновадан торган президиум сайлангач, съезд эшен башлап
җибәрде.
Делегатларны Наталья Владимировна, ТР мәгариф министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина, Кызыл Октябрьокругының мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов, Мирзәхләм Абдулганиев, Рамил Мусин җылы сәламләделәр, съездга уңышлы эшчәнлек теләделәр.
Гөлия Фархатовна безнең региондагы татар мәгариф учреждениеләре белән урнаштырылган тыгыз хезмәттәшлек, укытучыларның, укучыларның Татарстан оештырган төрле милли чараларда, олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, уңышларга ирешүләре, җәйге лагерьларда ял итүләре турында сөйләде, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинның сәлам хатын укыды. “Татар телен, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклау буен- ча алда эшлисе эшләребез күп, максатларыбыз уртак, без аларны бергә һәм бердәм булганда гына башкарып чыга алабыз”, – дигән юллар да бар иде хатта. Гөлия ханым мәктәп китапханәсенә матур әдәбият китаплары, ә һәрбер мәктәп һәм балалар бакчасы вәкилләренә методик әсбаплар да тапшырды.
Наталья Любаева делегатларны округ администрациясе исеменнән сәламләп, мәктәпкә Бөек Ватан сугышында һәлак булган Пильна округы сугышчыларының Хәтер китабын бүләк итте.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров видеокотлау юллаган иде. “Татар теле укытучылары, милли мәгариф безнең таяныч һәм терәк. Бүген көн кадагында милләтнең татар баласын тәрбияләү мәсьәләсе тора һәм сез гаилә белән беррәттән бу өлкәдә даими рәвештә зур эш алып барасыз. Милли мәгариф нигезендә нәкъ сез торасыз, олы хезмәтегез, эшчәнлегегез өчен рәхмәт, милләт сукмагыннан бергә атлыйк”, – диде Данис Фәнисович үзенең мөрәҗәгатендә.
Фәрит Летфуллович шулай ук Сергач округы җитәкчесе Олег Радаев һәм күренекле якташыбыз, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фаттаховның да съездга юлланган
сәламләүләрен җиткерде.
Пленар өлештә доклад белән чыгыш ясаучыларның төп темасы – татар телен, тарихыбызны, мәдәниятебезне саклап үстерү иде. Сафаҗай мәктәбенең татар теле укытучысы Сара Сиражетдинова “Укытучы сүзе – көчле корал” дип аталган чыгышында туган телгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләүдә укытучының уйнаган зур роленә басым ясады.
Нәкъ менә Сафаҗай мәктәбенә килгәндә, биредә балалар татар телен яратып укый һәм
өйрәнә, регионара, халыкара олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алулары моңа
ачык дәлил.
Дзержинск шәһәренең җирле автономиясе башкарма директоры Зөһрә Абдулина “Тел
милләтне саклый” дип аталган докладында шәһәр җирендә ничек итеп телне саклап калу
проблемасын күтәрде һәм бу юнәлештә үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
Шәһәрдә якшәмбе мәктәбенә телне өйрәнергә дүрт яшеннән башлап өлкән яшьтәгеләргә
кадәр йөри, татар телендә төрле чаралар уздырыла, милли ризыклар пешерү буенча мастер-класслар оештырыла.
Балага ана теленә мәхәббәтне нәни чактан тәрбияләргә кирәк һәм Кочко-Пожар балалар
бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаеваның “Ана сөте белән кермәсә…” дип аталган доклады
нәкъ шуңа багышланган иде. Татар авылындагы бу бакчада берничә милләт балалары
тәрбияләнүгә карамастан, телебезгә уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә басым ясала биредә,
әлбәттә, бүтән халыклар теленә, мәдәниятенә дә ихтирам тәрбияләү белән беррәттән эш
алып барыла.
Хәзер безнең төбәк татар авылларының күбесендә мәктәпләр ябылды (34 авылның нибары җидесендә мәктәп бар) һәм балалар күбесе очракта күрше рус авыллары мәктәпләрендә белем ала, ә үз авылларында мәдәният йортлары телне саклау өлкәсендә зур роль уйный. Пашат мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәл Алиякберова үзенең “Мәдәният йортларында татар мохите” дип аталган чыгышында нәкъ шул мәсьәләне күтәреп чыкты. Әйе, мәктәп булмаган очракта мәдәният йортлары телебезне саклап үстерү өлкәсендә бердәнбер урын булып кала һәм бу бик зур җаваплылык. Аллаһыга шөкер, безнең татар авылларындагы мәдәни учаклар
бик актив эшли, барлык чаралар татар телендә уздырыла, ә Пашат мәдәният йорты иң
актив эшләүчеләрнең берсе һәм Гүзәл ханым үз эшчәнлекләре турында бик мавыктыргыч
итеп сөйләде.
Һәр халыкның рухи мирасларының берсе – тарих, тарихын белмәгәннәрнең киләчәге юк.
Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанованың доклады да нәкъ шулай дип аталган иде – “Татар халкының рухи мирасы”. Әлфия Хайдаровна бу өлкәдә күп еллар инде системалы эш алып бара – укучылары белән авыл тарихына кагылган фактларны ачыклау өстендә күп эшләр башкаралар, аның материаллары “Туган як” битләрендә бастырыла килә. Әлфия ханым үзенең эмоциональ чыгышында күп кенә актуаль проблемаларны күтәреп чыкты.
Тулаем алганда, барлык чыгышлар бик эчтәлекле, кызыклы булды, кайберләре видеопрезентацияләр белән озатыла барды.
Пленар утырыштан соң фикер алышу вакытында кызыклы фикерләр яңгырады. Күрше Чувашстан Республикасыннан килгән мөгаллимнәр үз мәктәпләренең телне саклау
өлкәсендәге эшчәнлекләре белән кыскача таныштырып, кайбер проблемалар белән
уртаклаштылар.
Сафаҗай мәктәбенең башлагыч класслар укытучысы Румия Муталлапованың эмоциональ чыгышы алкышларга күмелде. Камка һәм Кочко-Пожар мәктәпләрендә дистәләгән еллар татар телен укыткан хезмәт ветераннары Гөлнур Мангушева белән Фаилә Курамшина җәй айларында мәчет каршында эшләүче ислам лагерьларында балаларга татар теле дәресләре бирү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Пашатлы укытучы-ветеран, тарихчы Сәрия Аймалетдинова шушы көннәрдә генә Евразия тарихчылар форумы кысаларында Белоруссиядә йөреп кайтты һәм кыскача гына сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклашты. “Телен югалткан татар халкын күреп килдем, бу коточкыч, шул көнгә калырга язмасын, булганын саклыйк”, – диде ул.
Фәрит Летфуллович II съездда кабул ителгән резолюциянең үтәлгән пунктларына тукталып үтте. Гөлия Фархатовна быел кабул ителәчәгенә берничә пункт өстәргә тәкъдим итте. Быелгы
резолюцияне барлык тәкъдимнәрне исәпкә алып, эшләп бетергәч, ул һәр делегатка
юлланыр һәм “Туган як” битләрендә дә басылып чыгар дип уйлыйм.
Төшке аштан соң беренче чиратта Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Татарча диктант” акциясен оештыручылар һәм анда җиңүче укучылар бүләкләнде. Быел ул
акция безнең төбәктә бераз үзенчәлекле булды, чөнки Татарстан тәкъдим иткән текстка
милли татар үзәге тарафыннан региональ өлеш тә кертелгән иде – якташыбыз Кави
Нәҗмигә багышланган текст һәм Нижгар татарлары тарихына багышланган крайны
өйрәнү диктанты.
Нәкъ 6 май көнне Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина үзенең туган
көнен билгеләп үтте һәм Фәрит Летфуллович аны котлап, Рәхмәт хаты белән истәлекле
бүләк тапшырды.
Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективлары, үзешчән артистлар катнашында бик матур, эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде, бакча коллективының илебездә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елына багышланга чыгышы бигрәк матур булды. Концерт Илдар хәзрәт Аляутдинов сөйләгән тел турында искиткеч вәгазь белән тәмамланды.
Күчмә кубокны Рамил Хабибович Татар Моклокасы мәктәбе директоры Сергей Бунегинга тапшырды, димәк, киләсе съездны алар кабул итәр. Сергей Викторович бу көтелмәгән дәрәҗәле тәкъдимне шатланып кабул итте һәм чараны шулай ук югары дәрәҗәдә оештырырга ышандырды, даими тыгыз хезмәттәшлек иткән өчен Фәрит әфәндегә Рәхмәт хаты тапшырды.
Россия гимны белән башланган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының III съезды бергәләп “Туган тел” җырын баш- кару белән тәмамланды. Оештыручыларга, съездны югары дәрәҗәдә уздыруга зур көч куйган мәктәп коллективына зур рәхмәт.
Наилә ЖИҺАНШИНА.

